Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кощак авылыннан СВОда катнашучы: «Мин үземне монда кирәкле итеп хис итәм»

Глеб штурм подразделениесендә хезмәт иткән.

Кощак авылыннан СВОда катнашкан Глеб П. демобилизацияләнгән һәм хәзер Казанның Бауман урамында урнашкан “СВОи и точка” музеенда эшли.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Музейга килүчеләр тыйнак экскурсовод Глебны алгы сызыкта булган, дип уйлап та карамыйдыр, мөгаен. Аның киемен “Быть добру” шевроны бизи, ул алгы сызыкта булган. Нәкъ менә шушы чынбарлык, шәхси тәҗрибә коры фактларны җанландырып кына калмый, ә аның һәр сүзенә тирән мәгънә өсти. Без аның эш урынына – музейга үз тарихы турында сөйләгәннәрне ишетер өчен килдек.

2023 елда Глеб үз теләге белән СВОга китә.

– Мин читтә кала алмадым, үз өлешемне кертергә теләдем, – дип уртаклаша ул.

27 яшендә (хәзер Глебка 29) аның әле яшәү мәгънәсе була алырлык бурычы, эше булмый. Өченче разрядлы пешекчекондитер дипломы булган яшь егет бу һөнәрне үз итмәгән, кулинария аның өчен – мавыгу гына була. Белгечлеге буенча эшләп карагач, ул бу эштән бик тиз китә.

– Мин кая барырга белмәдем, – ди Глеб. – Төзелештә эшләп алдым, бизнес-үзәктә менеджер да булдым.

Ул вакытта аның җитди эше дә булмый, гаилә корырга да өлгермәгән. Шуңа күрә монда аны бернәрсә дә тотып тормаган.

Глеб штурм подразделениесендә хезмәт иткән. Сугышчан бурычын үтәгәндә ул каты яралана.

– Бу 120 нче минаның бер өлеше, – дип күрсәтә Глеб, башыннан кичкәннәрне хәтерләтүче экспонатны. – Минем яныма нәкъ шундый мина килеп төште, бәхеткә ул шартламады. Ул мизгелдә мин моның нинди снаряд икәнен аңламадым да, бары тик өстемә туфрак сибелгәнен тойдым, һәм аның миңа бик якын ятканын гына күрдем. Миңа бәхет елмайды, югыйсә мин сезгә хәзер болар турында сөйли алмас идем…

Ләкин җиңеллек кыска вакытлы була: дүрт секундтан соң минометтан ата башлыйлар. Кыйпылчыклар аның бөтен аяк-кулларын тишеп бетерә.

– Минем тәнемдә бик күп вак кыйпылчыклар калган, – ди Глеб.

Ул вакытта ул берүзе була – янәшәсендә медиклар да, иптәшләре дә булмый. Аның алдында ике юл ачыла: йә бер урында ятып ярдәм көтәргә, йә мөстәкыйль рәвештә котылырга тырышырга. Ул көрәшне сайлый.

– Мин аңымны югалтудан һәм әсирлектә уянудан курка идем. Минем өчен бу үлемнән дә куркынычрак. Шуңа күрә чыгарга булдым. Посадкадан чыктым, бронежилетым да, каскам да, автоматым да юк иде, кулыма бер генә граната тотып алга омтылдым. Үзебезнекеләр янына мин шактый тиз барып җиттем, анда миңа беренче ярдәмне күрсәттеләр һәм электр мотоциклында медиклар янына алып киттеләр, – дип тәмамлады сүзен СВО ветераны ничек яралануын искә алып.

Яралар бик авыр була: Глеб оча-бот сөяге буынына ике операция кичерә. Тернәкләнүгә һәм тулы канлы тормышка кайтуга бер елдан артык вакыт китә. Бер-ике ай элек кенә ул аякка баскан һәм эш эзләргә керешкән. Ул вакытта элеккеге хезмәттәшләренең берсе аңа күптән түгел генә ачылган махсус хәрби операциягә багышланган музейда экскурсовод булырга тәкъдим итә. Эш бик тиз гади мәшгульлектән зуррак нәрсәгә, Глебка тирән хисләр уята торган эшкә әверелә.

– Башта йөреп, карап чыктым – миңа бик ошады, – дип сөйли ул. – Мин үземне монда кирәкле итеп хис итәм. Күпләр СВО үзләренә кагылмый, дип уйлый. Ә алар монда килгәч, бөтен нечкәлекләре турында ишеткәч, аларның башында нәрсәдер үзгәрә. Мәктәп укучыларына экскурсияләр алып бару аеруча яхшы. Әле күп нәрсәне аңламый торган сабыйлар өчен түгел, ә яшүсмерләр өчен бу кызык, алар миллион сораулар бирәләр.

360 квадрат метр мәйданлы сигез залның һәркайсы буйлап йөргәндә бездә дә күп сораулар туды. Хәтер залында стенада эленеп торган һәлак булган Татарстан сугышчыларының бронежилетларыннан алынган күкрәк плиталарына карап, йөрәкләр кысылды. Глебтан: Позывнойлар нигә кирәк? – дип сорадым.

– Чөнки бер взводта өч Саша, өч Петя булырга мөмкин, – дип аңлатты ул. – Буталмас өчен позывнойлар бирәләр. Кырыс критерийлар юк, һәркем аны, үз теләге белән сайлый. Иң мөһиме, алар бер подразделениедә кабатланмасын. Кемдер Россия геройларының позывнойларын ала, аларга тигезләшергә омтыла.

Музейга СВОда катнашучылар еш килә. Алар балалары, хатыннары белән киләләр, әтиләре улларына экспонатларны аеруча дулкынланып күрсәтәләр. Еш кына сугышчылар үзләре дә музейга әйберләр бүләк итә. Глеб эшләгән вакытта килгән соңгы экспонатларның берсе бер ветеран биргән подразделение флагы булган.

– Экскурсиягә килгән иптәшләре бу бәйләнешләрне күрсеннәр өчен, һәр сугышчы үзенең нәрсәсендер биредә калдырырга тели, – дип аңлата Глеб.

Музейга килүчеләр арасында башка шәһәрләрдән килгән һәм Бауман урамында йөргән Татарстан башкаласы кунаклары да шактый. Кайберәүләр максатчан килгән, икенчеләре монда очраклы рәвештә генә кергән, ләкин монда күргәннәр, махсус хәрби операциядә катнашучы сөйләгәннәр аларны битараф калдырмый.

– Бу егетләр үзләренең бәяләп бетергесез тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Аларны патриотик тәрбияләүгә җәлеп итәргә кирәк, – дип саный Сургуттан Валентина Брынзова. – Экскурсоводлар мәгълүматны шулкадәр аңлаешлы, ихлас һәм искиткеч итеп җиткерәләр. Ирексездән күзләр яшьләнә, күңелләр дулкынлана, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Бу музейда нибары бер ай гына эшләсә дә, биредә ул үзенең мөһим миссия башкаруын ачык аңлый. Ә бүген аның үз алдына куйган максаты – гаилә кору.

СВО катнашучыларына ярдәм итү белән бәйле барлык мәсьәләләрдә аңа социаль координатор Физәлия Никитина ярдәм итә. Ул “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан Республикасындагы Питрәч филиалын җитәкли һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын комплекслы озата баруны тәэмин итә.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса