Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кощактан СВО ветераны Кирилл Дмитриев «Абилимпикс» чемпионаты призеры булды

Ул «Башкару осталыгы (вокал)» компетенциясендә икенче урынны яулады.

Авария-коткару хезмәте командиры, инженерлык коммуникацияләре буенча ҖЧҖ җитәкчесе, Питрәч авыл җирлеге Советы депутаты, "Батырлар. Татарстан Геройлары" программасы финалисты, СВО ветераны Кирилл Дмитриев үзенең искиткеч вокаль сәләте белән гаҗәпләндерде. Ул "Башкару осталыгы (вокал)" компетенциясендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Абилимпикс" һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны яулады.

– Мин нинди юнәлеш буенча катнашырга икән дип озак уйладым һәм нәтиҗәдә вокалга тукталдым, чөнки мин кечкенәдән җырларга яратам, – дип сөйли Кирилл.

Профессиональ яктан ул беркайчан да җырлау белән шөгыльләнмәгән, бары бер-ике тапкыр гына сәхнәдә мәктәп лагеренда чыгыш ясаган. Бүген Кирилл – бер ел элек Царевода оештырылган "Вверх" вокаль ансамбленең катнашучысы.

– Безнең балалар "Веселые нотки" коллективында җырлыйлар, ә "Вверх"та – ата-аналар, – ди ул. – Без унга якын кеше, нигездә, репертуарыбызда патриотик композицияләр.

"Абилимпикс"та Кирилл танылган "Помолимся за родителей" җырын башкарды. Сәхнәгә ул 11 яшьлек кызы София белән бергә чыкты – алар буыннар бәйләнеше турында эчтәлекле диалог уйнадылар. Аннары алар җырлаганда бию белән шул ук "Веселые нотки" кушылды, алар арасында Кириллның кече кызы Валерия дә бар, аңа 10 яшь. Әтисе сүзләренчә, яшь булуларына карамастан, кызлар номерны үзләре тәкъдим иткән.

Кирилл җырлап кына калмады, ирен гармунында да уйнады – әлеге уен коралын мөстәкыйль рәвештә берничә ел элек үзләштергән.

– Бу җырны мин әти-әниемә багышладым, – ди Кирилл. – СВОда булганда алар мине һәрьяклап хупладылар. Һәр посылкада өй җылылыгы сизелә иде. Бу әйберләр тутырылган гади тартма гына түгел – һәркайсы яратып, күңел җылысы белән тутырылган әйберләр, мин шунда ук анда минем өемнең бер өлеше булуын аңлый идем. Әйтерсең, "Без сине яратабыз", дигән гадәти гыйбарә ул вакытта бик күп нәрсәләрне аңлатты һәм көч бирде.

Кирилл Дмитриев СВОга 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча киткән. Бу турыда хәбәр иткәч, әни бик нык борчылды – улын чакырырлар, дип курыкты. Аның куркуы акланды.

– Безнең гаилә үз Ватанын һәм үз илен ярата, әмма әни, теләсә кайсы ана кебек үк, барысыннан да күбрәк борчылды, – ди Кирилл. – Шуңа күрә башта мин беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәдем. Әйберләрне җыйдым да әкрен генә китеп бардым. Ә аннары инде бу яңалык белән аларны шаккаттырдым. Ләкин алар минем карарны кабул иттеләр. Моннан котылып булмавын аңлаганнардыр.

Чемпионатта катнашырга аны "Ватанны саклаучылар" СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Питрәч районындагы филиалы социаль координаторы Физәлия Никитина чакырган. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераннарын комплекслы озатып йөрү белән шөгыльләнә.

Аңа җиңүдән генә түгел, СВО ветераннары өчен "Батырлар" программасында мондый чараларда катнашканда танышкан дуслары белән очрашудан да күңелле булды.

– Мин лидерлар өчлегенә керү нияте белән бардым, – ди Кирилл. – Сәхнәгә унынчы булып чыктым, ә миннән соң егермегә якын чыгыш булды. Мин залда тамашачы сыйфатында утырдым. Чыннан да яхшы җырлаган егетләр бик күп иде. Шуңа күрә ябылу һәм бүләкләү тантанасы вакытына мин җиңүгә өметләнмәдем – көндәшләрнең тавышлары бик көчле иде. Һәм нәтиҗәләр игълан ителгәч, шатландым да, гаҗәпләндем дә.

Кирилл СВО ветераны буларак район һәм республика тормышында актив катнаша. Без аңардан, чыннан да мондый чаралар тыныч тормышка кайтырга ярдәм итәме, адаптация һәм социализация җиңелрәкме, дип сорадык.

Кирилл, кайткач та барлык ярдәмне кире кагуын әйтә, чөнки бу аның йомшаклыгын күрсәтә кебек тоела. Ул, ир-ат барысын да үзе хәл итәргә тиеш, дип саный. Ләкин Физәлия Никитина аны уртак эшләргә тарткач, ул үзе дә акрынлап тартыла.

– Мин моның чыннан да әһәмиятле һәм кирәк икәнлеген аңладым. Безнең барыбызның да төрле тормыш хәлләре, һәм күп кенә егетләр кире кайталар һәм тормышларын нульдән башлыйлар. Үз-үзеңә бикләнмәс өчен, үз фикерләрең белән ялгыз калмас өчен – нәкъ менә мондый чаралар уйлап чыгарылган. Алар синең ялгыз түгеллегеңне, әйләнә-тирәңдә ярдәм итәргә әзер кешеләр барлыгын аңларга ярдәм итә. Өстәвенә, формаль яктан гына түгел, ә чын-чынлап. "Ватанны саклаучылар" фондында мин җылы мөнәсәбәтне, ихлас кайгыртуны тойдым. Һәм тагын бу җәмгыять өчен – кешеләр безнең адекват, нормаль егетләр булуыбызны күрсеннәр һәм аңласыннар өчен мөһим. Әйе, без бик авыр сынауны уздык, бу бик җиңел булмады, ләкин ул безне сындырмады, һәм без алга таба яшәвебезне, планнар төзүебезне һәм алга баруыбызны дәвам итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса