Күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәребез
Өлкән буын вәкилләре - зур тормыш юлы үткән кешеләр. Аларның искә алырлык хатирәләре бик күп.
Газетабызның бүгенге санының төп геройлары – Колай авылыннан алтын туйларын билгеләп үткән Фроловлар гаиләсе, шулай ук сугыш чоры балалары: Питрәчтән Лидия Ефремова һәм Ленино-Кокушкинодан Анастасия Волостнова. Юбилярларны бәйрәм белән җирлек башлыклары котлады, аларга район башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды.
«Тату яшибез»
Ирле-хатынлы Надежда Яковлевна һәм Сергей Сергеевич Фроловлар 1970 елда туйда танышалар.
Үзләре билгеләп үтүенчә, алар бер күрүдә гашыйк булганнар. Шул ук елны 15 декабрьдә алар өйләнешәләр. Бәхетле пар менә ярты гасыр инде дус-тату яши.
Сергей Сергеевич 1948 елда күп балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә.
- Безнең әти Сергей Тихонович өч сугыш узган. Сугыштан соңгы кыенлыкларга һәм зур гаиләгә карамастан, әти-әниебез безне лаеклы тәрбияләделәр, эшкә тырыш булырга өйрәттеләр, - дип билгеләп үтте ул. – Без гаилә коргач, 1985 елда әти-әниләр йорты янында үз көчебез белән яңа йорт төзедек, анда бүгенге көнгә кадәр яшибез, - дип сөйли Сергей Фролов.
Гаилә башлыгы гомере буе туган совхозында - башта аккумуляторчы, аннан соң пенсиягә кадәр шофер булып эшли. Хатыны Надежда Яковлевна беренче вакытта теплицада, аннары сатучы булып эшләгән. Ул да җиде балалы зур гаиләдә туып-үсә, Надежда бишенче бала була.
- Хәзер, нигездә, өйдәге эш-мәшәкатьләр белән шөгыльләнәм. Оныкларым булыша. Җәен бакча эшләре белән мәшгульбез, ә кышын кар көрибез. Тату яшибез. Кияүгә чыккач, фамилияне үзгәртергә туры килмәде, чөнки без бер үк фамилиядә идек, - ди Надежда Фролова.
Гаилә пары ике ул – Радий һәм Николайны тәрбияләп үстергән. Хәзер өч оныклары бар.
Әти-әниләре киленнәрен җылы кабул иткән.
- Мин бу гаиләгә 23 ел элек килдем, кече уллары Николайга кияүгә чыктым. Кайнанам белән кайнатам һәрвакыт ярдәм итә, булыша, - ди килене Оксана.
- Буш вакытым булуга әби-бабай янына ашыгам. Әби бик тәмле пешерә, безне дә аш-су серләренә өйрәтә, - ди 14 яшьлек оныгы Ангелина.
Почтада 40 елдан артык эшләгән
Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Лидия Ефремова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күп кенә җирле халык аны тыйнак һәм ачык йөзле хатын-кыз буларак белә. Кем генә аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсен, ул һәрвакыт шатланып ярдәм итә.
Лидия Сергеевна Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә туа. Сугыш башланганда ул әле бик яшь була. Хезмәт эшчәнлеген Чкалов элемтә райкомторгында 15 яшьтә башлаган. 1952-1955 елларда Германиядә хезмәт итә. Анда Лидия Сергеевна булачак ире Владимир белән таныша. Алар 1955 елда иренең туган ягы Питрәчкә күчеп киләләр. Лидия Сергеевна Шәле почта бүлеге башлыгы булып эшли башлый. Көн саен җәяү Шәлегә эшкә йөргән. 1957 елда Питрәчкә РУСка күчә. Почтада ул 40 елдан артык эшли.
Ирле-хатынлы Ефремовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта 6 яраткан оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
- Минем әнием алтын куллы. Ул бәйләргә, чигәргә яратты. Аның һәр иҗат җимешенә бөтен күңел җылысын салынган. Без һәрвакыт иң матур киенеп йөрүчеләр идек, - дип уртаклашты юбилярның кызы Надежда.
«Озак яшәү сере - хезмәттә һәм кайгыртуда»
Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Анастасия Волостнова юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Ул 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Анастасия Ивановна Петрово авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул 4 сыйныфны тәмамлаганда сугыш башлана.
- Без күп эшләдек, фронт өчен тырыштык. Агач та кистек, басуда эшләдек... Бу турыда искә дә аласы килми. Бик авыр вакытлар иде ул, - ди ул.
Җиңүдән соң Анастасия Ивановна гомер буе колхозда эшли.
Ире Василий Михайлович белән туган авылында танышалар, 40 елдан артык бәхетле гомер кичерәләр. 6 бала үстерәләр.
Ул үзенең озак яшәвенең серен хезмәтне яратудан һәм якыннарының кайгыртуыннан күрә. Кышын ул өйдә телевизор карый, газеталар укый. Ә җәен бакчада яшелчә утырта, җиләк-җимеш җыя.
- Барлык туганнарым да минем янәшәмдә, мин һәрчак игътибар үзәгендә. Бәхетле картлык өчен башка бернәрсә дә кирәкми, - ди юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа