Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кредит алганда аеруча игътибарлы булыгыз

Бүгенге көндә төрле финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокуклары проблемасы иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Кредит килешүендә заемчы-кулланучылар йомшак як булып чыга һәм, кагыйдә буларак, алар юридик белемгә ия түгел, кызганыч, намуссыз кредит оешмалары аннан актив файдалана һәм күп кенә мәҗбүри булмаган хезмәтләрне көчләп тага.

Мөрәҗәгать итү практикасы күрсәткәнчә,  кредит буенча нигезсез югары ставка билгеләү иң еш очрый торган проблема булып тора. Кайчагында кредиторлар законсыз рәвештә кредит килешүенә кулланучылар хокукларын боза торган шартларны, мәсәлән, заемчының тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү бурычын, тәкъдим ителгән кредит буенча төрле комиссияләрне алуны (мәсәлән, кредитны вакытыннан алда түләп бетергән өчен ссуда счетын керткән өчен) үз эченә ала.
Шуңа күрә сезне кредит килешүенә кул куйганчы, аны игътибар белән укырга кирәк, дип кисәтәбез. Аңлашылмый икән, имзагызны куймагыз. Федераль закон нигезендә, финанс оешмасы хезмәт күрсәтүнең төп параметрлары - килешү буенча барлык түләүләрнең суммасы һәм сроклары, сезнең бурычларыгыз һәм финанс оешмасының бурычлары, штраф санкцияләре һәм пенялары, алыш-бирешне вакытыннан алда туктату мөмкинлеге һәм моның белән бәйле башка бурычлар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.
Аеруча да документларда вак шрифт белән язылганнарга игътибар итәргә кирәк. Эш шунда, нәкъ менә анда килешү шартлары “яшеренгән” булырга мөмкин, аларны белмәү  җитди проблемаларга китерергә мөмкин.
Әгәр кирәкми икән, өстәмә хезмәтләрдән баш тартыгыз. Әгәр сез өстәмә хезмәтләрдән баш тартасыз икән, финанс оешмаларының сезгә төп хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокукы юк. Бу очракта заемчы буларак, "Кулланучы хокукларын яклау турында”гы Федераль Закон  сезнең якта. Финанс оешмасы үз бурычларын үтәмәсә яки хокукларыгызны бозса, сез әлеге кредит оешмасына, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау үзәгенә яки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына дәгъва белән мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса