Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәзле элемтә вышкаларыннан куркырга кирәкме?

Кощак авылында яшәүчеләр кәрәзле элемтә вышкасын төзүгә каршы чыккан. Без аларның канәгатьсезлекләренең нәрсәгә бәйле булуын һәм чынлыкта борчылу өчен сәбәп бармы икәнлеген белдек.

Элегрәк шикаятьләр Яңа Салмачы, Татар Тау Иле һәм Званка авылларында яшәүчеләрдән килде. Авыл халкы мондый корылмалар сәламәтлеккә һәм куркынычсызлыкка тискәре йогынты ясый, дип раслый. Шуңа күрә алар вышкалар урнаштыруга каршы чыгалар да инде.

 
Хәзерге вакытта Кощак авылында вышка урнаштыру эшләре бара. Кешеләр аны мәктәпкә артык якын урында төзиләр дип исәплиләр  һәм аның куркынычсызлык турында бәяләмәсе булмавын әйтәләр.

 Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов бу хәлгә аңлатма бирде.

 - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының куркынычсызлык турындагы  һәм Роспотребнадзорның барлык санитар таләпләрен үтәү турындагы бәяләмәләре вышканы урнаштырганнан соң гына бирелә. Питрәч районында элек урнаштырылган вышкаларның барысы да бу бәяләмәләргә ия, - дип билгеләп үтте ул.

 Һәр кеше көн саен кәрәзле элемтә хезмәтеннән файдалана. Быел, узган ел белән чагыштырганда, элемтә сыйфаты буенча питрәчлеләрдән шикаятьләр саны артты. Бу әлеге хезмәтләргә ихтыяҗ артуы турында сөйли. Шуңа күрә челтәрләрне ныгытырга һәм яңа база станцияләрен куярга кирәк. Өзлексез эшләсен өчен операторлар аларны кешеләр яшәгән урыннарда урнаштыралар. Мондый станцияләр күбрәк булган саен элемтә яхшырак була.

 Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе буенча, база станцияләре куллана торган радиоешлыклы сигналларның йогынтысы сәламәтлеккә тискәре йогынты ясауга китерми.

 Элемтә сыйфатын яхшырту өчен быел районда тагын 22 база станциясе урнаштыру планлаштырыла. Бер станцияне урнаштыру - ул озак һәм авыр процесс, бу кайчагында ярты елдан артык дәвам итә. «Элемтә турында» федераль закон кысаларында, районның 11 торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм вай-файга тоташу нокталары барлыкка киләчәк. Исемлеккә Карповка, Кибәч, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе, Яңа Шигали, Татар Казысы, Чыты, Көек, Шихазда, Олан Иле һәм Пимәр авыллары кергән.

 Ләйсән Мифтахова, Питрәч
 - Мин өч кәрәзле элемтә операторыннан файдаланам һәм еш кына сигнал булмау белән интегәм, хәтта район үзәгендә дә. Эшем миннән һәрвакыт элемтәдә булуны таләп итә, шуңа күрә операторларның күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында кайгыртуларын теләр идем.

 

 
Динара Хәсәншина, Көек
 - Минем бер мобиль операторым бар. Кәрәзле элемтә сыйфатына зарланмыйм. Миңа шалтырата алмаган очракларның беркайчан да булганы юк иде әле. Мин декрет ялында, шуңа күрә һаман өйдә. Тик һәрвакыт линиядә. Шунысы бар - интернет начар эшли.

 

Сез Питрәч районында элемтә сыйфатыннан канәгатьме? – социаль челтәрләрдә укучыларыбызга без шундый сорау бирдек. Тавыш бирүчеләрнең 76 проценты «юк», 24 проценты «әйе» дип җавап бирде.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса