Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кул кушырып утырмаска, бирешмәскә, алга гына барырга

Питрәчле Евдокия Расточкованың тормыш девизы шундый. Ярты ел элек табиблар аның кызы Янага спастик парапарез – баш миенең визуаль-органик рәвештә зарарлануы дигән диагноз куялар. Бүген инде Янага биш яшь. Әнисе тырышлыгы белән кыз сәламәтләнүгә таба адым ясый.

Яна Расточкованың һәм әнисенең һәр көне өстәл уеннарыннан башлана. Алар барысы да фикерләү сәләтен һәм кул моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән. Әнисе сүзләренчә, бер яшь ярымда алар шәһәр хастаханәсенә эләгәләр, анда табиблар балага шундый диагноз куя. Ул вакытта Яна йөрмәгән, хәтта үрмәли дә алмаган.
Соңрак, ике яшендә гаилә иппотерапия – атка атланып йөрү турында белеп ала. Шул вакыттан бирле әнисе кызы белән атнага ике тапкыр Казанга, атка атланып йөрү буенча дәресләргә йөри.
- Дәресләр ярты сәгать бара. Бу вакыт эчендә Яна атны ашатырга һәм сыйпарга да өлгерә. Аңа бу дәресләр бик ошый. Нәтиҗәдә, аның арка мускуллары ныгыды, ул үрмәли һәм басып тора ала башлады, - ди Евдокия.
Ә узган елдан кыз инде ат ярышларында катнаша башлаган. Аларда ул грамоталарга һәм кубокларга лаек була.
- Бу ярышларда һәр бала үз маршрутын үтәргә тиеш. Яна ярдәмче һәм ат караучы белән атта йөри, змейка, вольт (борылышлар) аша үтә, киртәләрне уза һәм аның яхшы килеп чыга! – ди әнисе кызы белән горурланып.
Шулай ук алар реабилитация үзәгенә дә йөриләр, логомассаж алалар, нейрокоррекция үтәләр. Өйдә Яна велотренажерда шөгыльләнә, аларга аны хәйрия фонды бүләк иткән. Мондый комплекслы дәвалану үз нәтиҗәләрен бирә.
- Ел ярым эчендә бала йөри һәм “әни” дип әйтә башлады! – ди Евдокия, елмаеп. Евдокиянең һәм аның әти-әнисенең хыялы – Янаны гадәти балалар бакчасына бирү, һәм аны йөзү бассейнына йөртә алу. Янаның барысы да барып чыгар, дип ышанабыз. Чөнки бу йортта төп девиз – кул кушырып утырмаска, бирешмәскә, алга гына барырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса