Колай авылында янгын гидрантлары барлыкка килде
Элек авылда алар юк иде.
Колай авылында 5 янгын гидранты урнаштырылды, биредә тагын 2не, күрше Тагашево авылында 2не кую планлаштырыла.
Элек авыл җирлегендә янгын гидрантлары булмады, - дип ассызыклады җирлек башлыгы Наталья Поповская.
Эшләр үзара салым республика программасы буенча алып барыла. Бер кешедән 500әр сум җыйдык. Шулай ук акчаның күп өлешен гомуми файдаланудагы урыннарны төзекләндерүгә бүлгәннәр. Колай авылының Советская урамында 320 метр юлга вак таш җәйгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia