Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулич пешерүнең 10 сере

Барлык ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш

20 апрельдә – иң борынгы һәм христианнарның иң мөһим бәйрәме – Олы көн. Ул Олы Уразаның тәмамлануын билгели һәм Иисус Христосның терелүенә багышлана. Төнлә келәүләр узачак, ә көндез дин тотучылар буялган йомырка алмашачак һәм бер-берсен куличлар белән сыйлаячак. Олы көн икмәген әзерләүнең “Дом хлеба”да кулланыла торган төп серләре белән Алинә Мингалиева уртаклаша.

Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»

1. Барлык ингредиентлар (йомырка, май, сөт, каймак) бүлмә температурасында булырга тиеш. Салкын продуктлар чүпрә эшчәнлеген тоткарлый һәм камырны тыгыз итә. 
     
2. Кимендә 13 процент аксымлы югары сортлы он бик яхшы. Иләү онны кислород белән баета, ферментацияне яхшырта һәм куличны кабарынкы итә.  
     
3. Камырны пластик савытта болгатыгыз. Металл, алюминий савытта ул күтәрелмәячәк.  
     
4. Йомырка сарысы һәм атланмай никадәр күбрәк булса, куличның тәме дә шулкадәр тәмлерәк булачак. Барлык ингредиентларны да  төгәл салыгыз.  Мәсәлән, атланмай клейковинаны бозарга мөмкин, шуңа күрә аны ахырда зур булмаган порцияләр белән өстәргә кирәк.
     
5. Шуны истә тотыгыз: кулич өчен камыр үтәли җил һәм температура үзгәрешләренә түзми, шуңа күрә аны пешергәндә кухнядагы форточканы ябык тотарга кирәк.  
     
6. Духовканың аскы өлешенә сулы савыт куярга киңәш итәм. Ул чагында кулич төбе янмаячак. Шул ук вакытта пешерү процессында духовканы тагын бер тапкыр ачмагыз – кулич үзенең купшылыгын югалтып утырырга мөмкин.  
     
7. Чүпрә һәм әчегән сөт бактерияләре акрын әчегәндә (12 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр) крахмалны һәм аксымны озаграк таркаталар, күбрәк органик кислоталар, эфир майлары һәм спирт бүлеп чыгаралар. 

8. Кулич өчен камырның кабарып беткәнен көтәргә кирәк. Ул ким дигәндә 1,5–2 сәгать күтәрелергә тиеш, ә иң яхшысы  төнгә суыткычка куеп торырга кирәк. Тәмлерәк тә булачак, структурасы да яхшырак булачак.
    
9. Кипкән җиләк-җимеш, чикләвек һәм цукатыларны камырга иң соңыннан гына өстәгез. Әгәр йөземне алма согында чылатсаң, ул сусыл булачак.   
     
10. Идеаль глазурьның сере – аксым, шикәр пудрасы һәм бер тамчы лимон согы. Кулич өстенә суынгач кына сылана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса