Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күн авылыннан офицер Раил Нуриев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

Булачак хәрби хезмәткәр 2001 елда Чиләбе танк институтының Казан филиалын тәмамлаган. Беренче хәрби тәҗрибәне Чечняда алган.

Питрәч районы Күн авылыннан офицер Раил Нуриев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

– Ул җиде ел сугышларда булган, теракт вакытында Беслан мәктәбен азат итүдә катнашкан. Шул вакытта үзенең “Батырлык өчен” беренче медален алган, – дип сөйләде аның хатыны Любовь Нуриева.

Алар Питрәчтә танышкан. Өйләнешкәч, яңа контракт төзеп, хезмәтне дәвам итәргәме, әллә хәрби карьерасын тәмамларгамы дигән сорау килеп туган. Раил икенчесен сайлаган, башта сыра заводында, аннары ягулык салу станциясендә эшли башлаган.

2007 елдан, өйләнгәннән бирле, ул беркая да китми. Ләкин тәҗрибәле сугышчыны махсус хәрби операция башлангач та, анда катнашырга чакыралар. Хатыны ирен туктатып калырга тели. Аның беренче булып өлешчә мобилизациягә эләгүенә беркем дә гаҗәпләнми. Украинага китәр алдыннан Казанда полигонда башка хәрбиләрне өйрәткән.

 – Ул командирның сәяси часть буенча урынбасары, солдатларның сугышчан рухын күтәрә. Мин аның башка эшләрне дә башкарганын беләм: төнлә саперлар белән бергә миналарны чистартуга чыга, – дип уртаклаша Любовь Михайловна.

Ул аның белән ике атна элек элемтәгә чыккан, Кременнойда булуын әйткән.

Гаилә Питрәчтә яши. Башта якыннарына авыр була, вакыт узу белән ияләшәләр. Раил дә хатынына аларның яшәү шартлары яхшыруы турында әйткән. Гаилә башлыгы инде ике тапкыр ялда булып киткән, икенче тапкыр сентябрьдә кызының туган көненә махсус кайткан.

– Мин иремнең шундый көчле, нык, кыю, куркусыз булуы белән горурланам. Аңа медальнең ни өчен тапшырылганын мин белмим. Ул бүләкләргә кызыкмый, ә үз бурычын үти. Ул какшамас сугышчан рухлы кеше, үз Ватанының патриоты. Ул һәрвакыт аны яклаячагын әйтә иде, – дип тәмамлады сүзен хатын.

Раил Нуриевка 46 яшь, ул сугыш хәрәкәтләре ветераны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса