Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат

Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат булган.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын, диелә хәбәрдә.

  • Белешмә. Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.
  • 1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам итә. Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый. Тәҗрибәле укытучы буларак, аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-методист» (1978) һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» (1986) дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1996 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
  • Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.К.Булатова – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса