Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күршесенә бурычын ялган акча белән кайтарган питрәчле хөкем ителде

Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Питрәч районында яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылды.

Ул ялган акча җитештерүдә, саклауда, таратуда яки сатуда гаепле дип табылды.

Судта ачыкланганча, 2020 елның декабрендә ир-ат биш меңлек ике ялган банкнот алган. Берсен ул кибеттә товар өчен түләгән, икенчесен күршесенә бурыч иттереп кайтарган.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Аңа өч ел һәм алты айлык иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса