Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәвәл һәм Кибәч авылларында үзара салым республика программасы буенча юллар салына

Халык үз авылларын төзекләндерү, яңарту өчен берничә ел рәттән үз өлешен кертә.

Кәвәл авыл җирлегендә яшәүчеләр ел саен 500 яки 1000 сум акча җыя. Аларга республика ярдәме дә өстәлә. Элек бу акчага яңа су башнясы урнаштырылган, урам утлары үткәрелгән. 2019 елдан бүгенге көнгә кадәр акчалар юллар ремонтлауга тотылган. Бу вакыт эчендә 3 километрдан артык юл төзекләндерелгән. Бу барлык урамнар диярлек. Бут ташы, вак таш кулланылган.
Быел республика ярдәме белән 576 мең сум акча җыелган. Шушы көннәрдә Советская һәм Центральная урамнары буенча 800 метрда 223 тонна вак таш җәелгән. Новая, Киров, Пионерская, Школьная урамнарында бераз соңрак бут ташы җәеләчәк.

Элек юллар бик начар иде, хәзер яхшырды. Чиста, уңайлы. Үзара салым программасында һәрвакыт катнашабыз, чөнки барысы да безнең уңайлылык өчен эшләнә, - ди авылда яшәүче Вера Назарова.

Бу авылда, Кибәчтәге кебек үк, үзара салым җыю ярдәмендә юллар проблемасы хәл ителгән диярлек.

Авылның бөтен урамнарында да юллар бар. Бер урамда - вак таш, икенчесендә - бут ташы җәелгән, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Рәмис Раимов.

Кибәчтә үзара салым программасы буенча авылны төзекләндерү 2015 елдан башланган.
Биредә энергияне аз сарыф итә торган яктырткычлар урнаштырганнар, су башнясы куйганнар, чишмәне яңартканнар. Быел халыкның 100 проценты үз акчасын керткән, 500әр сум акча җыйган. Дәүләт ярдәме белән 562 мең сум булган. Аларны зиратка бару юлын төзекләндерүгә, балалар мәйданчыгына җиһазлар сатып алуга һәм аларны урнаштыруга тотачаклар. Шулай ук яктырткычларны бердәм сүндергечкә тоташтырачаклар. Әлегә юл эшләреннән башлаганнар, барлык кирәкле техника җәлеп ителгән.
Авыл җирлекләренең икесе дә зур түгел, һәркайсында 300ләп кеше исәпләнә. Битараф булмаулары һәм активлык күрсәтүләре нәтиҗәсендә, авылда яшәүчеләр үзләре өчен уңайлы шартлар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса