Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырын эш кырык елдан соң да беленә

Эшче комиссия рейд барышында су счетчиклары күрсәткечләрен киметүнең 108 очрагын ачыклады. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәрчебез "Питрәч бердәм исәп-хисап үзәге" директоры Юрий Свиридов белән әңгәмә корды.

- Әйтегез әле, ничә йортка тикшерү үткәрелде?
- 125 йорт тикшерелде. Рейд 2 атна барды. Питрәчтә 60, Ленино-Кокушкинода 22 һәм Кощакта 25 йорт тикшерелде.
- Тикшерү барышында рейд төркеме ниләр ачыклады?
- Су счетчиклары күрсәткечләре кимүнең 108 очрагын ачыкладык. Шунысын да әйтеп китәсем килә, барлык очракларда да кабат исәпләүләр булачак. Пломбалар алыну, счетчиклар эшләмәүнең 86 очрагына юлыктык. Бу очракта норматив буенча яңадан исәпләү уздырылачак. Магнит куллануның 15 очрагын ачыкладык. Әлеге кешеләргә су һәм канализация кулланган өчен яңадан түләргә кирәк булачак. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, барлык яңадан исәпләүләр кырын эшләр ачыкланганнан соң 6 айга кадәр башкарылырга тиеш. Бу очракта без 1 ай белән чикләнергә булдык. Тәртип бозган һәр йорт хуҗасы 12630 сум акча түләргә тиеш булачак.
- Икенче төрле әйткәндә, саран ике тапкыр түли булып чыга инде...
- Шулай. Без алга таба да әлеге эшне дәвам итәчәкбез. Чөнки берәүләр гадел түләп, икенчеләренең күршесенең кесәсенә керү дөрес булмас иде. Шуңа күрә төрле алдау, хәйлә юллары белән акчасын янда калдырырга теләүчеләргә башта яхшылап уйларга киңәш итәбез.
Гомуми йорт исәпләүләре күп булган йортларны аерым контрольгә алачакбыз.
Шунысын да әйтеп китим әле, су счетчикларының яраклылык вакыты 12 ел, ләкин аларны 6 елдан соң тикшертергә кирәк. Бу таләп счетчикның паспортында күрсәтелгән. Бу очракта счетчикны алырга, махсус оешмага алып барып тикшертергә һәм яңадан куярга кирәк.
- Ике исәп, бер хисап кебегрәк түгелме?
- Бөтен чыгымнарны исәпкә алсаң, яңаны сатып алуың кулайрак булачак. Шунысын да ачыклап китик, счетчикларны кую чыгымын идарәче оешма үз өстенә ала. Ә шәхси йортларда сатып алучылар үзләре куя (су счетчикларына кагыла). Рейд барышында электр энергиясен дә киметеп күрсәтүнең 8 очрагы ачыкланды.
- Гомуми йорт исәпләүләре артык югары булуы турында шикаятьләр кимемәдеме?
- Чылтыратулар кимеде, ләкин комиссия үз эшен дәвам итә.
Редакциядән. Бүген күпфатирлы йортларда йорт комитетлары (рәис, секретарь, йорт комитеты әгъзалары) оештыру ихтыяҗы туды. Алар йорт белән идарә итүне үз кулларына алып, барлык проблемаларны чишәр, шулай ук су, электр энергиясе исәпләүләрен тикшереп торыр, кирәк чакта йортта яшәүчеләрне йорт тирәләрен чистартырга чакырыр иде.
Күпфатирлы йортта кеше күп яшәсә дә, мәшәкате уртак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса