Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышны җылыда үткәрәчәкбез, чөнки әзерлек җәйдән башланды

Сентябрьнең кояшлы көннәреннән соң, көзге салкын көннәр килеп җитте. Шулай да, питрәчлеләргә борчылыр урын юк, хәзер бит һәркемнең йортына индивидуаль җылылык үткәрелгән.

Котелыңны кайчан телисең, шунда кабызырга була. Ә менә учреждениеләрдә, шул исәптән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә шактый салкынча. Шулай да, коммуналь хезмәткәрләр үзләрен озак көтәргә мәҗбүр итмәде. Бу атнада районда җылыту сезоны башланды.

"Бәләкәч" балалар бакчасында бүген 23 градус җылы. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һава температурасын даими үлчәп торалар. Ул +22 градустан түбән булырга тиеш түгел. Көзге салкынча урамнан балалар бакчасына керүгә җылылык һәм уңайлылык сизелеп тора. Сабыйлар бакчада үзләрен уңайлы хис итсен өчен, футболка һәм шорталардан гына йөрсеннәр өчен, җаваплы хезмәтләр бу турыда алдан кайгыртып куйган, бакчага ял көннәреннән үк җылылык җибәргәннәр.

- Әйтергә кирәк, монда районда иң яңа котельный, барлык система да автоматлаштырылган. Без ревизия, җайланмаларны көйләү буенча эшләр үткәрдек һәм җылылыкны җибәрдек. Хәзер бакчада җылы һәм уңайлы, ата-аналарга балалары өчен борчылыр урын юк, - диде "Теплострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять баш энергетигы Наил Ибәтуллин.

- Балаларга бик уңайлы һәм җылы. Алар моңа кадәр дә туңды дип әйтеп булмый, шулай да аларга пижамаларда йокларга туры килде, - диде "Бәләкәч" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, методист Елена Товкалева.

Узган җылыту сезоны районда яхшы үтте. Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул соңгы берничә еллардагыга Караганда, иң озакка сузылганы булды. Ул чакта май аендагы көтелмәгән салкыннар җылыту планына үз төзәтмәләрен кертте. Коммуналь хезмәткәрләр эше режимында һава шартлары мөһим роль уйный. Һәм хәзер дә алар һава шартларына яраклашып эш итә. Җылылыкны җибәрү өчен биш көн дәвамында, уртача тәүлеклек температура +8 градустан түбәнрәк булырга тиеш.

Әлбәттә, җәен дә салкын көннәр озакка сузылырга мөмкин, әмма җылылыкны беркем дә бер атнага гына җибәрми - һәм бу максатчан түгел. Ләкин хәзер җылыту сезонын ачуны да озакка сузу дөрес түгел, чөнки, әгәр дә система туңса, авария-яңарту эшләрен үткәрү өчен шактый финанс средстволары кирәк булачак. Ә җылыту системасын туктату турында карар кабул иткәнче, һава торышы тикшерелә - әгәр якын көннәрдә салкынайту күзәтелсә, әлбәттә инде, аны сүндермәячәкләр.

Көтелмәгән хәлләрне булдырмас өчен җылыту сезонына әзерлек инде җәй башында ук башлана. Быел "Теплострой" ҖЧҖ котелларга кирәкле ремонт ясады, кайбер участокларда җылылык трассаларын төзекләндерделәр һәм, җылылык һавага китмәсен өчен, җылыттылар, барлык җайланмаларны тикшерделәр.

- Җәен безнең котельныйда косметик ремонт үткәрделәр, казаннарны ремонтладылар, торбаларны буядылар, насосларны һәм фильтрларны чистарттылар, - диде үзәк котельный операторы Анатолий Долгов.

Бу котельный район үзәгендәге 2 нче мәктәп һәм коррекция мәктәбенә хезмәт күрсәтә. Элек җылыту сезонында ул төп йөкләмәне үзенә алды. Ә хәзер "аның карамагындагы" күп фатирлы торак йортлар индивидуаль җылытуда. Сүз уңаеннан, безнең районда инде үзәкләштерелгән котельныйлардан торган торак йортлар күптәннән юк. Кеше автоном җылытуны кулай күрә. Чөнки ул кышкы чорда җылылык белән тәэмин итү проблемаларын булдырмаска ярдәм итә. Ел дәвамында фатирыңдагы җылылыкны теләгән температурада тотарга була һәм "планлы", "планнан тыш" сүндерүләргә юлыкмыйсың. Кулланучы үзенә күпме кирәк, шулкадәр җылылык ала. Бу яхшы гына акчаны янга калдырырга да мөмкинлек бирә.

- Яңа җылыту сезонына килгәндә, аңа барлык инженерлык челтәрләре, предприятиеләр һәм учреждениеләр әзер, - дип ышандырды Наил Ибәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса