Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

РАЙОНДА 2292 кеше "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәүдә катнашкан.

Районның төрле оешмалары һәм предприятиеләреннән ГТО автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлгән питрәчлеләрнең гомуми саны - 5700 кеше. 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр ГТО нормаларын тапшыруны чираттагысы планлаштырылган. Пенсия фонды, федераль казначылык, район үзәк хастаханәсе һәм берничә калган оешмалар үз көчләрен сынарга планлаштыра.

РАЙОННЫҢ БАРЛЫК АВЫЛЛАРЫНДА 1 апрельдән 31 майга кадәр урамнарны, урман-парк зоналарын, сулыкларны һәм яр буйларын санитар чистарту, сәүдә нокталары, автомобиль юллары янындагы полосаларда урнашкан санкцияләнмәгән чүплекләрне ликвидацияләү буенча икеайлык үтә. Питрәчлеләрне үзләре эшли торган оешма, йорт һәм участоклары территорияләрен тәртипкә китерергә чакырабыз. Бердәм җыештыру көне - икеайлыкның һәр сишәмбесе. Кайбер оешма коллективлары беренче өмәләрен үткәрде инде.

"АКЧАРЛАК" БАЛАЛАР СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЕНДА республика балалар лагерьларын ремонтлау программасы буенча яңа йокы бүлмәләре корпусы төзелеше бара. Хәзерге вакытта төзүчеләр корпус төзеләчәк урында җайланмалар урнаштыру белән мәшгуль.

ПИТРӘЧ ГАРМУНЧЫЛАРЫ Илнур Хәлимов һәм Ралис Галәвиев Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсы финалына узды. Финал этабы агымдагы елның көзендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса