Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

1 апрельдән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә гражданнар чакыру башланды.

Бу чакырылыш кампаниясендә безнең районнан хәрби хезмәткә 30 егет китәчәк.

БУ КӨННӘРДӘ районның иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә көнгә 28 тонна сөт савып алалар. Предприятие моңа җитештерүчәнлекне даими арттыру нәтиҗәсендә иреште. Алга таба төп максат - савымнарны тәүлегенә 30 тоннага кадәр җиткерү. Бу турыда республика җитәкчелеге дә районга эшлекле визитлары вакытында берничә тапкыр әйтеп узды.

РАЙОН МӘКТӘПЛӘРЕ УКУЧЫЛАРЫ "Пушкин укулары" IX ачык Бөтенроссия иҗат конкурсыннан җиңү белән кайтты. Конкурс Яр Чаллыда үтте. Икенче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Андрей Макаров (җитәкчесе Раилә Гыйниятова) "Сәхнә осталыгы" номинациясендә III дәрәҗә диплом, Ленино-Кокушкино мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Алинә Сираҗиева (җитәкчесе Лилия Мәрданова) "Иҗади проект" номинациясендә шулай ук III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

ПИТРӘЧЛЕ Әлфия Рафикова һәм Павел Сиваев ТР авыл районнары арасында армреслинг буенча чемпионатта үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулады. Алар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

РАЙОН ИР-АТЛАР ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш буенча ачык турнирда 37 команда арасында уналтынчы урынны алды.

МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘР тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл-транспорт вакыйгасы булганда яки транспорт чараларын туктатырга мәҗбүр булганда яктылык кайтаргыч жилетлар кияргә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге әлеге үзгәрешләр 18 мартта көченә керде. 2018 елда республика юлларында тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чараларыннан чыгып юлда яки юл кырыйларында басып торган пассажирлар һәм шоферларга бәрдерү белән бәйле 3 юл һәлакәте булган. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Мидхәт Әхәтов юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә.

РАЙОН ПОЛИЦИЯ БҮЛЕГЕНӘ узган атнада 87 хәбәр килде, 7 җинаять эше кузгатылды, шуларның алтысы ачылды. Полиция хезмәткәрләре 15 административ беркетмә төзеде, 18 юл-транспорт вакыйгасы булды, 4 янгын чыкты: Питрәчтә һәм Татар Тау Илендә торак йорт, Көек авылында мунча, Олы Бутыркада кибет янды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса