Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПИТРӘЧТӘ яңа парк төзелеше планлаштырыла. Ул Казан урамында төзеләчәк.

Монда заманча аттракционнар белән балалар шәһәрчеге төзү планлаштырыла, яшел чирәмлек белән тыныч кына ял итү өчен махсус урын һәм саф һавада мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үткәрү өчен амфитеатр булачак. Паркта ял итүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен монда видеокүзәтү урнаштырылачак. Әмма әлегә булачак паркның исеме уйланылмаган. Хөрмәтле питрәчлеләр, сез яңа паркка нинди исем бирер идегез? Проектны оештыручылар, һичшиксез, сезнең фикерне дә исәпкә алачак. Сездән безнең pestrecy-rt.ru сайтында комментарияләрдә үз вариантларыгызны язып калдыруыгызны сорыйбыз.

"Язылган өчен телевизор!" акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. "Татмедиа" АҖ басмаларына (кимендә өч) язылган квитанцияләрен юллаган катнашучылар теркәү номерлары алды. Татмедиа сайтында конкурс нигезләмәсе буенча теркәлгән катнашучылар һәм аларга бирелгән номерлар урнаштырылды. Питрәчтән әлеге конкурста катнашучылар үз номерларын http://tatmedia.ru/ tvzapodpisku/ электрон адрес буенча белә ала. Призлар уйнату 2018 елның 9 февраленә планлаштырылган.

РАЙОН ГАЗЕТАЛАРЫНА 2018 елның беренче яртыеллыгына почта бүлекчәләрендә һәр айның 20сенә кадәр язылып була. Шул вакытта сезгә газета киләсе айның беренче көненнән килә башлаячак. Шулай ук газетага альтернатив ысул белән язылырга мөмкин. Әгәр сез чәршәмбе һәм җомга көннәрендә газетаны редакциягә килеп ала аласыз икән, ул чакта аңа зур ташламадан язылырга була.

ПИТРӘЧ БАЛАЛАР ИҖАТ ЙОРТЫНДА лего-робототехника буенча ярышлар үтте. Анда балалар иҗат йортының "Лего-робототехника" өстәмә белем бирү берләшмәсендә укучы, район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәбендә укучы 25 бала катнашты. Барлык җиңүчеләр дә җитәкче Сергей Максимовта тәрбияләнүчеләр диярлек. "Йөк китереп бирү" номинациясендә Максим Кнайнов (беренче мәктәп), кече яшь төркемендә "Сумо" номинациясендә - Павел Попов (беренче мәктәп), олы төркемдә - Нурислам Мөхәммәтҗанов (икенче мәктәп, җитәкчесе Петр Курицын). "Траектория -эзләү" номинациясендә - Нурфиз Каюмов (беренче мәктәп), "Роботлар көрәше" номинациясендә - Тимур Галимов җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса