КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
РАЙОННЫҢ ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ ХЕЗМӘТКӘРЕ Екатерина Галләмова "Ел лидеры-2017" XV Республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчеләре
һәм лидерлары конкурсының "Яшьләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе, 26-30 яшь" номинациясендә икенче урын яулады. Конкурс "XXI гасыр лидеры" Бөтенроссия конкурсының региональ этабы булып тора. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы" региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә.
КОЛАЙ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчык урнаштыралар. Үзара салым программасы буенча халык тарафыннан җыелган средстволар һәм республика бюджетыннан һәр сумга бүленеп бирелгән 4 сум гамәлгә ашырыла башлады. Узган ел биредә җыен вакытында, халык каты көнкүреш калдыкларын җыярга мәйданчык урныштырырга карар итте. Колайда, Карповкада һәм Дүрт Өйледә аларны монтажлауга инде керештеләр
БЫЕЛ КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШ КАМПАНИЯСЕНДӘ 35 питрәчле хәрби форма киячәк. Беренче озату инде булып узды, сигез егет 20 октябрьдә Самара өлкәсенә хезмәт итәргә китте.
ЯНСУАРДА 28 октябрьдә 11 сәгатьтә часовня ачылачак. Әлеге чарада барлык якташлар һәм теләгән һәр кеше катнаша ала. 6+
АксубайДА "Яшьлек" спорт комплексында 2004-2006 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә баскетбол буенча уеннар узды.
Безнең район җыелма командасы (тренер Ленар Гайсаров) район авыллары арасында призлы өченче урынны алды. Беренче урында Биектау командасы һәм икенчедә мәйдан хуҗалары.
"Пестрецы-2006" командадсы (тренер Виктор Сорокин) узган атнада ял көннәрендә узган хоккей буенча республика беренчелегендә чираттагы уеннарын үткәрде. Яшь питрәчлеләр башта "Нефтяник" (Лениногорск" командасын 7:3, аннары Нурлаттан "Ледок" командасын зур исәп -10:2гә җиңде.
БЫЕЛ төрле районнарда берничә тапкыр караклык кылган һәм берничә ай эчендә күп зыян күрсәткән ике каракны тоткарладылар һәм хәзерге вакытта алар сак астында. Питрәч районында гына да алар 2000000 сум тәшкил иткән ике асфальт җәйгеч техниканы урлаганнар. Тикшерү барышында, Питрәч полиция хезмәткәрләре мондый урлаулар Яр Чаллы, Мөслим һәм Минзәлә районнарында да булганлыгын ачыкладылар. Башка торак пунктлардагы коллегалары белән уртак көч куеп, хокук саклаучылар каракларның бер төзелеш компаниясенең элекке эшчеләре булганлыгын белделәр. Урланган техникалар Санкт-Петербургта булып чыкты. Аларның бер өлешен тартып алырга өлгергәннәр.
ТР ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ идарәсе мәгълүматы буенча, М-7 трассасының 879 километрында дүрт машина бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Элгәре мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа