КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ Самара өлкәсендәге шефлыктагы хәрби частьта булып кайтты.
Ант бирү тантанасында Питрәч районы хәрби комиссары Владимир Гузич, башкарма комитет җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев һәм мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов булды. Бу көнне безнең районнан 18 егет чын Ватан сакчылары булды. Митингтан соң делегация узган ел хезмәткә чакырылган якташлар белән дә очрашты. Бу частьтә безнең районнан барлыгы 39 солдат хезмәт итә.
"СӘЙЛӘН" ВОКАЛ АНСАМБЛЕ казах мәдәнияте III төбәкара фестиваль-конкурсында өченче урын алды. Төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә күп җиңүләр яулаган коллектив белән Илнур Хәлимов һәм Наталья Колыхалова җитәкчелек итә.
ЛЕНИНО-КОКУШКИНО АВЫЛЫНЫҢ мәктәп яны лагерена йөрүче балалары китапханәдә кунакта булды. Китапханә мөдире Тәслимә Сәйфуллина укучылар өчен "2017 - экология елы" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар табышмакларга җавап тапты, үсемлек һәм сулыклар белән танышып кирәкле мәгълүмат туплады, караокега кушылып җырлар җырлады, табигатьнең матурлыгы һәм байлыгы турында шигырьләр укыды. Ә соңыннан китапханә байлыгы - кызыклы һәм үзләрен кызыксындырган китаплар белән танышты. Күп укыган күп белер, китап - белем чишмәсе кебек мәкальләрне истән чыгармыйча, укучыларыбызның китапка булган кызыксынуларын арттырсак иде.
ПИТРӘЧ РАЙОН ГАЗЕТАСЫ редакциясе типографиясендә Иске Йорт авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче шигъри җанлы Мәдинә Мортазинаның "Ямьле язда килде көзләрем" дип аталган шигырьләр җыентыгы басылды. Әлеге китапта авторның дүрт ай эчендә язылган шигырьләре урын алды. Анда аның тормыш-яшәеш, гаилә, табигать турында уй-кичерешләре, хис-тойгылары тасвирланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа