КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ПИТРӘЧ СПОРТ МӘКТӘБЕ (директор Илшат Шәфигуллин) "Спорт мәктәпләре арасында рейтинг" республика конкурсында 2016 ел нәтиҗәләре буенча икенче урын яулады. 57 спорт мәктәбе кергән дүртенче группада Алексеевск районы балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе беренче урын алды.
ПИТРӘЧ БАЛАЛАР ШӘҺӘРЧЕГЕНДӘ балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм чарасы үтте. Ул районның төбәкара һәм республика конкурсларында призлы урыннар алган иң талантлы балаларны бүләкләү белән башланды. Районның яшь хоккейчылары, баскетболчылары, җиңел атлетикачылары һәм башка спортчылар, иҗат конкурсларында катнашучылар район башлыгы Эдуард Дияровтан медальләр һәм грамоталар алды. Бу көнне дә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, биеде, үз осталыкларын күрсәтте.
ПИТРӘЧ, ЛЕНИНО-КОКУШКИНО, КОЛАЙДА "Игътибар, балалар" оператив-профилактик чара кысаларында берничә рейд үтте. Машина йөртүчеләрне тикшергәндә балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүнең өч очрагы ачыкланды, 16 яшькә кадәрге велосипедчы тәртип бозучылар, шулай ук җәяүле тәртип бозучыларга карточкалар тутырылды. Ата-аналарның исләренә төшерәбез, әгәр балагыз өч тапкырдан күбрәк юл-хәрәкәте кагыйдәләрен бозса, ата-анага беркетмә төзелә, 500 сум күләмендә штраф билгеләнә.
РАЙОНДА 26 майдан 26 июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" ведомствоара акциясе үтә. Ул балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтү, аларны наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән.
Әгәр әлеге фактлар турында мәгълүматлар белсәгез бу турыда район эчке эшләр бүлегенә 3-12-10, 3-03-02, 3-03-09 телефон номерларына чылтыратып хәбәр итегез. Анонимлык гарантияләнә.
РАЙОННЫҢ БОЗ САРАЕНДА балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар үтә.
Анда һәркем тимераякларда шуарга өйрәнә, фигуралы шуу күнекмәләрен үзләштерә һәм вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрә ала.
БЕЗНЕҢ РАЙОНДА 23-24 июньдә велоспорт-маутинбайк буенча Татарстан беренчелеге һәм ачык чемпионат үтәчәк. Ярышларда Идел буе федераль округыннан 200дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа