Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ИКЕНЧЕ МӘКТӘПНЕҢ 8 нче сыйныф укучысы Светлана Боганова татар теле буенча (укытучысы Гөлназ Хөсәенова) һәм 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтшина

татар әдәбияты буенча (укытучысы Лидия Александрова) районга республика олимпиадасы призерлары дипломнарын алып кайттылар.

ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Кубок мужества" турниры булып узды. Норлат шәһәрендә узган әлеге ярышта бозга 2009-2010 елгы малайлар командалары чыкты. Питрәчлеләр, өч матчта җиңеп, турнирның җиңүчесе булды. Тренер Константин Игнатьевның командасы "Ледок" (Норлат) командасын 4:1, "Нефтяник"ны (Лениногорск) - 4:1 һәм "Соколы" (Азнакай) командасын - 7:1 исәбе белән җиңде. Безнең команда уенчысы Арслан Юсупов көндәшләр капкасына җиде алка кертеп, иң яхшы һөҗүм итүче булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса