Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

"ГЕРОЙЛАР ХӘТЕРЕНӘ ЛАЕК БУЛЫЙК" ПРОЕКТЫ тормышка ашырыла башлады.

"Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе бу грантны узган ел ахырында отты. Проектны төзүчеләр үзләренең идеяларын тормышка ашыра башлады инде: яңа ел каникуллары көнендә район яшьләре "Патриот" республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылыш алды әзерлеге үзәгенә барды.

"БОГОРОДСК" АВЫЛЫ КҮП ФУНКЦИЯЛЕ ҮЗӘГЕНЕҢ клуб формированиеләрендә тәрбияләнүчеләр Казанда "Раштуа әкияте" халыкара конкурсында катнашты. Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ПИТРӘЧНЕҢ "АЙГӨЛ" БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ремонтка ябылды. Яңа ел каникулларыннан соң балалар вакытлыча район үзәгенең башка балалар бакчаларына билгеләнде. Район төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге мәгълүматлары буенча, анда эшләр республика программасы буенча алып барыла. Монда тәрәзәләрне алыштыралар, су белән тәэмин итү, канализация, җылылык системасын ремонтлаячаклар.

РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕНЕҢ АШЫГЫЧ ЯРДӘМ МАШИНАСЫ яңа ел каникулларында 284 тапкыр авырулар янына чыккан. Бәйрәм көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәте гадәти режимда тәүлек буе эшләде. Бәхеткә, гадәттән тыш хәлләр булмады.

ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫНДА Питрәч район үзәк хастаханәсенең акушер-физиология бүлекчәсендә ике бала дөньяга килде. 1 гыйнварда бер кыз, ә 4 гыйнварда бер малай туды.

ПИТРӘЧНЕҢ ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАРЫ Арчада үткән 2002-2003 елгы кызлар һәм малайлар арасында Арча районы призына ачык баскетбол турнирында өченче урын алды. Турнирда алтышар команда катнашты.

РАЙОНДА ГЫЙНВАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЕНДӘ егерме юл-транспорт вакыйгасы булган. Шулай ук бу вакытта район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүнең дүрт очрагын ачыклаган.

ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫ ВАКЫТЫНДА ике янгын очрагы теркәлгән. Иске Шигали авылында күп фатирлы йортта бер фатирда янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә фатирда җиһазлар, идән һәм 25 квадрат метр мәйданда стена янган. Берничә көннән соң Колайда трактор янган. Янгында 2 квадрат метр мәйданда транспорт кабинасына зыян килә. Хәзерге вакытта ике янгын очрагының да сәбәбе ачыклана. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

РАЙОННЫҢ ТӨП ЧЫРШЫСЫН ЯБУ 13 гыйнварда 16 сәгатьтә булачак. Анда барыгызны да сәхнәләштерелгән тамаша, интерактив уеннар һәм кызыклы конкурслар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса