КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
РАЙОННЫҢ КАЙБЕР ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА бөртекле культураларны җыеп-алу эшләре тәмамланды.
Бу "Үшнә" балыкчылык хуҗалыгы ААҖ, "Дементьев П.В." исемендәге Казан авиация-техник көллияте" Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе, "Казан" нәселле атлар заводы ҖЧҖ, "Агрострой" ҖЧҖ һәм "Ф.Галәветдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы.
"Ак Барс Питрәч", "Рацин-ШӘлЕ" һәм "Гаврилов исемендәге агрофирма" ҖЧҖда уҗым культуралары чәчүгә кереште. Бүгенге көндә 10990 гектардан 1191 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ алда бара, анда 3652 гектар мәйданнан 1094ендә чәчелгән.
РАЙОН ТЕРЛЕКЧЕЛӘРЕ тәүлеккә 54186 тонна сөт савалар. Район буенча бер сыердан уртача тәүлеклек савым 14 килограмм тәшкил итә. Иң яхшы нәтиҗә "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә - 21,2 килограмм. Икенче урынны "А.З.Фәсхетдинов" һәм "Х.С.Абдуллин" крестьян-фермер хуҗалыклары бүлешә. Аларның күрсәткечләре - 18,8 килограмм. Өченче урында - "Е.Н.Золина" крестьян-фермер хуҗалыгы, анда уртача савым 15,9 килограмм тәшкил итә.
РАЙОННЫҢ ЯШЬ УКЫТУЧЫЛАРЫ "Һөнәри үсеш һәм укытучы карьерасы" форумында катнаштылар. Форум 16 августта Иннополиста республика мәгариф хезмәткәрләренең август ае киңәшмәсе кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге чарада безнең районны Питрәч 1 нче мәктәбенең математика укытучысы Лиана Нуркаева һәм Иске Шигали мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ольга Архипова һәм Марина Никитина тәкъдим итте.
ИР-АТЛАР КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА мини-футбол буенча район беренчелегенең башлангыч этабы тәмамланды. Плей-офф сериясендә уеннар башланды, район чемпионы сентябрьдә билгеле булачак. Мактаулы исем өчен районыбызның Иске Шигали, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощак һәм Шәле авылларыннан сигез көчле команда көрәшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа