Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПАНОВКА АВЫЛЫНДА Бөек Ватан сугышында катнашучы Анатолий Денисов юбилеен билгеләп үтте.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыны 90 яшьлек юбилее белән 3 нче төзәтү колониясе башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Р.Р.Фәррахов, 3 нче төзәтү колониясенең кадрлар бүлеге башлыгы, эчке хезмәт капитаны А.М.Әхмәтҗанов һәм ветераннар советы рәисе Ю.П.Лопоухов котлады. Ветеран һәм аның тормыш иптәшенә нык сәламәтлек, озын гомер теләде, яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

РАЙОН ХАЛКЫНА, Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында, 24 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Адрес: Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йорт.

КҮН АВЫЛЫНДА К.ШАКИРОВ УРАМЫНДА агач йорт тулысынча янып беткән. Янгын яшен сугудан чыга. Ә Кызыл-Яшьләр авылында мичнең арты кызу нәтиҗәсендә мунча яна. Питрәчтә Пушкин урамында шәхси агач йортта электр үткәргечләренең кыска ялганышы аркасында янгын чыга, бәхеткә янгын сүндерүчеләр йортны саклап кала. Йортның бер квадрат метры янып өлгерә. Бәхеткә, барлык янгыннарда беркем дә зыян күрмәгән.

ЯҢА ШИГАЛИ АВЫЛЫНДА Казан-Питрәч маршруты буенча баручы "Нефаз" автобусы юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Алда барган җиңел автомобиль кисәктән туктый. Автобус шоферына тиешле ераклыкны тәэмин итмәве нәтиҗәсендә кисәктән туктарга туры килә, нәтиҗәдә, автобусга КамАЗ килеп бәрелә. Автобустагы 58 яшьлек пассажир имгәнә һәм Питрәч район үзәк хастаханәсенә китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса