Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

АГЫМДАГЫ ЕЛНЫҢ 9 АЕНДА район территориясендә торгызылган торакның гомуми мәйданы 90431 квадрат метр тәшкил итә, еллык план 42 мең квадрат метр. Бу чорда төзелеш тармагы буенча башкарылган эш күләме 255,83 миллион сум тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 3 процентка югары. 23 НОЯБРЬДӘ М-7 ТРАССАСЫНДА, Керәшен Сәрдәсе авылы янәшәсендә өч...

ИСКЕ ШИГАЛИ АВЫЛЫНДА электр приборларын техник куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә дача йортында янгын чыга. Янгынны сүндерүдә Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, 126 нчы Питрәч янгын часте бүлекчәләре катнашты. Коткаручылар оператив эш итте һәм зур зыян килмәде.

"ШАТЛЫК" СОЦИАЛЬ ПРИЮТЫНДА Бөтендөнья балалар көненә багышланган дәрес узды. Әлеге чара бала хокуклары турындагы конвенция белән таныштырудан башланды. Рус әкиятләре һәм чит ил язучылары әсәрләре нигезендә приютта тәрбияләнүчеләр биремнәрне зур кызыксыну белән башкарды. Аның барышында бала хокуклары турындагы законнар өйрәнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса