Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызмы, әллә малай туачакмы?

2018 елда дөньяга аваз салган балалардан киләчәктә бик яхшы кешеләр үсеп буй җитәр. Алар әти-әниләрен хөрмәт итеп, туганнарына терәк булырлар. Ә хезмәттә җаваплылыклары, тырышлыклары өчен һәрвакыт үрнәк булып торырлар.

Эт елында туучылар ике уйлап тормый, ярдәмгә киләләр. Аларның бик үк уңай булмаган сыйфаты дип артык ышанучанлыгын атарга мөмкин. Кешеләрдән, тормыштан бер күңелләре кайтса, яшәү мәгънәсен югалту ихтималы зур. Шулай ук Эт йолдызлыгы астында дөньяга килүчеләрнең кинәт сайлау алдында яисә көтелмәгән сынау каршында югалып кала торган гадәтләре бар.
* Булачак әти кеше йөкле хатыны белән беррәттән артык авырлык җыйса, малай туачак. Хатын-кызның янбашы һәм арт саны киңәйсә, кыз туачак.
* Булачак әни урындыктан сул кулына таянып торса, кыз көтегез, уң кулына таянса - малай.
* Икмәкнең катысын ашаса - малай, йомшагын сайласа - кыз.
* Йөкле хатын-кызның хәрәкәтләре матур булса - кыз, алпан-тилпән йөрсә, малай көтегез.
* Булачак ананың кәефе еш үзгәреп торса, кыз булачак, үзен тыныч тотса - малай.
* Йөкле хатын-кыз сул ягында йокларга яратса - кыз, уң ягында йокласа - малай.
* Хатын-кызның битендә сыткы яисә пигмент таплар барлыкка килсә, йөрәк астында яралган кыз әнисенең "матурлыгын ала" диләр. Йөклелек чоры дәвамында гүзәл булып калган булачак ана малай көтә.
* Малай көткән хатын-кызның корсагы очлаеп тора һәм түбән урнаша, арттан караганда күренми. Кызлар түгәрәгрәк корсакны үз итә.
* Тәндә чәч төкләре ныграк үсешсә - малай, чәч үсешендә үзгәрешләр булмаса - кыз.
* Пигмент сызыгы малай көткән ананың корсагында ныграк беленә, кыз көтсәгез, кендеккә кадәр генә сузылырга мөмкин.
* Малай яралса, төче, ачы, ит, сөт азыкларына тарта, кыз татлы әйберләр, җиләк-җимеш ярата.
* Малай көткән аналарның йөклелек чоры дәвамында аппетиты яхшы була. Кызларның әниләре, бигрәк тә беренче өч айда, күңел болганудан җәфа чигә.

Чыганак: "Диләфрүз" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса