Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел язгы кыр эшләренә гадәттәгедән иртәрәк тотындылар

Соңгы вакытта бар эшләрне үз тәртибенә буйсындырган үзизоляция режимының монда катнашы юк, яз иртә килде.

Яз - игенчеләр өчен кызу эш чоры. Язгы кояш җирне җылыта һәм яңа уңышка башлангыч бирә. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә керештеләр. Без "Агролак и К" ҖЧҖ хуҗалыгында булдык, анда бүгенге көндә инде уҗымнарны өстәмә тукландыруны төгәлләгәннәр һәм дым каплатуга керешкәннәр.

Олылардан, ташландык җирләрне күргәч, күңел әрни, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Аларны аңлау кыен түгел, чөнки җирне эшкәртүдән туктаганнар икән, димәк, кешеләр эшләүдән туктаган, ә хезмәт булмаган җирдә киләчәк тә юк. Ә питрәчлеләрнең киләчәге, һичшиксез, бар.
Районда чәчүлек мәйданнар 56 меңнән артык гектар тәшкил итә. Сабан культуралары 36352 гектар җирне биләп тора. Быел район басуларында бодай, арпа, солы, кукуруз, борчак, карабодай үсәчәк, нәтиҗәдә, сабан бөртеклеләре 19796 гектарны биләячәк. 8 мең гектардан артык җир техник культураларга бирелә, рапс, көнбагыш, горчица һәм фацелия чәчәчәкләр. 19333 гектарда азык культуралары булачак, бәрәңгене бары тик 13 гектарда гына утыртырга планлаштыралар.
"Агролак-К" ҖЧҖ хуҗалыгының сөрүлек җирләре 3300 гектар тәшкил итә.
- 700 гектарда уҗым культуралары, 430 гектарда - күпьеллык үләннәр, аларны өстәмә тукландырдык инде. Хәзер дым каплатуга керештек, безнең басуларда 6 тырмалау агрегаты эшли. Кояшлы көннәрдә җир дымны тиз югалта, шуңа да хәзерге вакытта төп бурычыбыз – тиз арада дым каплату, - ди хуҗалык агрономы Йосыф Идиятов. Авыл хуҗалыгында ул инде 35 елдан артык хезмәт куя.
- Быел басуларга, әлбәттә, башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк чыктык. Гадәттә, дымны каплатуга 25 апрельдән соң керешә торган идек, - ди ул.
Тормыш бер урында гына тормый. Орлыклар ассортименты яңара, җирне эшкәртү һәм үсемлекләрне карау технологиясе камилләшә, яңадан-яңа, тагы да яхшырак техника җитештерелә. Шуңа күрә агрономнар да, механизаторлар да гел яңа нәрсәгә өйрәнеп торалар, үз тәҗрибәләренә таяналар, шулай да барыбер, иң беренче чиратта, һава торышына карап эш йөртәләр.
Механизатор Тимофей Романовның да эш тәҗрибәсе зур. Ул чактагы күп кенә авыл малайлары кебек үк, ул да хезмәт юлын 37 ел элек туган авылы Керәшен Сәрдәсендә комбайнчы ярдәмчесе буларак башлаган, ә вакытлар узу белән башка авыл хуҗалыгы техникасын үзләштергән.
- Кәефем яхшы. Эш бар, басуларда орлык чәчелә, мин шуңа бик шатмын. Директор: "Иртәнге биштә басуда булырга һәм караңгыга кадәр эшләргә", - диде, шулай итәчәкбез дә. Чөнки тырмалауны биш көн эчендә төгәлләргә кирәк, югыйсә, дым бетәчәк , - ди ул, җир турында кайгыртып.
Тиздән чәчү эшләре башланачак. Ә аннары күп нәрсә табигатьнең үзеннән торачак. Питрәч игенчеләренең хезмәтләре безнең өстәлләргә мул уңыш китерсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса