Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫШКА КАЙНАТМАЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ

Хәзерге вакытта һәркем үзе үстергән бакча нигъмәтләреннән кышка витаминлы кайнатмалар, желелар әзерләү белән мәшгуль. Бүген сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

ДЕРЕЛДӘВЕКЛЕ ЧИЯ
Моның өчен 2 кг чия, 1,3 кг шикәр комы, 1,5 аш кашыгы желатин кирәк.
Чияне юып, төшен алырга. Тирән кәстрүлдә чия белән шикәр комын кушып болгатырга, аннары 5-6 сәгатькә калдырып торырга. Чиянең суты чыгарга тиеш.
Желатинны ярты стакан суга салып, бүрткәнче тотарга. Чама белән 20-30 минут кирәк булыр. Аннары утка утыртып, желатинлы суны кайнарларга, ләкин кайнатып ук чыгармаска. Желатин суда эреп бетәргә тиеш.
Шикәрле чияне утка утыртып, кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерергә. Сүндерәм дигәндә генә желатинны өстәргә. Яхшылап болгатуга, утны сүндерергә.
Кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән капларга.

ЧИКЛӘВЕКЛЕ АБРИКОС
Моның өчен 1,3 кг абрикос, 1,5 кг шикәр комы, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге кирәк.
Шикәрне кәстрүлгә салып, 2 стакан су өстәргә һәм кайнап чыкканнан соң тагын 3 минут кайнатырга. Аннары ширбәтне 2-3 кат марля яки нечкә иләк аша сөзеп, яртылаш кимегәнче утта тотарга.  Абрикосларны юып, урталай ярырга, төшләрен алып, кайнар ширбәткә батырырга. Шунда ук майсыз табада кыздырылган чикләвекне дә өстәргә. Ширбәтне уттан алып, 10 сәгатькә капкач белән томалап тотарга.  10 сәгатьтән соң абрикосларны һәм чикләвекне сөзеп алып, ширбәтне кабат кайнатып чыгарырга. Уттан алынган кайнар ширбәткә яңадан теге җимешләр белән чикләвекне батырырга, капкач белән томалап, 10 сәгать тотарга.  Кайнатманы кабат утка утыртып, кайнап чыкканнан соң 5 минут пешерергә. Кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән томаларга. Бүлмә температурасында суыткач, салкынча урында сакларга.  Абрикосларның төшен алгач, аның урынына әстерхан чикләвеген тыгып куярга мөмкин. Алай кызыграк та була.

 КАРА КАРЛЫГАННАН БИК ТӘМЛЕ ЖЕЛЕ
Моның өчен 2 кг карлыган, 2 апельсин, 4 кг песок кирәк.
2 кг карлыганны, 2 апельсины юып мясорубкадан чыгарырга. Әзер массага 4 кило песок салып, песогы эреп беткәнче болгатырга. Песогы эреп беткән булса, куера желе формасына килә. Кара карлыганның бөтен витаминнары үзендә кала. Банкаларны парландырып тутырырга.

КЫЗЫЛ КАРЛЫГАН ҺӘМ КРЫЖОВНИКТАН КАЙНАТМА
Моның өчен 200 грамм кызыл карлыган, 100 миллилитр су, 400 грамм крыжовник, 200 грамм шикәр комы кирәк.
Юылган крыжовникны блендер белән яхшылап вакларга. Әлеге массага су һәм шикәр комы өстәргә. Плитә өстендә 25 минут кайнатырга. Кайнар масса өстенә кызыл карлыганны салып ун минут томалап пешерергә. Кайнатманы кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

КРЫЖОВНИКТАН ЖЕЛЕ
Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салырга да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерергә. Аннары крыжовникны иләк аша уздырырга. Шул барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып, 20 минутлап кайнатырга. Варенье пешеп җитәр алдыннан кызыл карлыган согы кушып болгатырга.
1 килограмм крыжовникка: 500 г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган согы кирәк.

КАРА КАРЛЫГАННАН МАРМЕЛАД
Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотарга. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарырга һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куярга. Әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут кайнатырга. Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерергә.
60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәкләргә бүләргә. 1 кг карлыганга 300 г шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: кайтнатма