Кышка салатлар ясыйбыз
Хуҗабикәләр өчен иң кызу эш чоры хәзер. Бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Һәркем үзе үстергән бакча нигъмәтләреннән кышка төрле салатлар, икралар әзерләү, помидор, кыярлар тозлау белән мәшгуль.
Ташкабактан икра
Бу икраны ясар өчен 3 кг ташкабак, 0,5 кг суган, 200г майонез, 150 г үсемлек мае, 270 г томат пастасы, 2 аш кашыгы тоз, 4-5 шикәр комы, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе кирәк.
Ташкабак белән суганны иттарткыч аша чыгарырга һәм бер сәгать кайнатырга. Аннары калган ингредиентларны салырга һәм 10-15 минут кайнатырга.
Стерильләштерелгән 500 граммлы банкаларга тутырырга, тимер капкач белән ябып куярга.
Тәмле салат
Бу салатны ясар өчен 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк.
Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.
Помидор маринадлау
1 литрлы банканың төбенә 2 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, түгәрәкләп киселгән 1 баш суган салына. Шуның өстенә рәт белән урталай киселгән тыгыз йомшаклы помидор тутырыла. Помидорларны киселгән ягы белән аска таба каратып тезәргә кирәк. Өстенә шулай ук түгәрәкләп киселгән суган салына. Шуннан өстенә маринад коярга гына кала. Ул болай әзерләнә: 1 л суга 10 лавр яфрагы, 15 кара борыч борчагы, 15 данә гвоздика, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр салына. Кайнап чыкканнан соң, шуңа 3 аш кашыгы серкә өстәлә. Шуннан соң банканы капкач белән каплап 15 минут стерилизациялиләр. Банканы ябар алдыннан маринадны капларлык итеп аз гына көнбагыш мае өстиләр.
Помидорны тозлаганда исә, аны тәмләтү өчен 10 кг помидорга 150 г укроп, 10 г әче борыч, 40 г петрушка яфрагы, 100 г кара карлыган яфрагы салалар. Ә кайбер бакчачылар шуңа 50 г керән яфрагы һәм 40 г сарымсак та өстиләр.
Помидорны һәм тәмләткечләрне әзерләү, аны савытларга (кисмәкләргә) тутыру кыяр тозлагандагы кебек башкарыла. Кызыл помидорларны тозлаганда, 1 л суга 80- 90 г тоз, ә яшел һәм коңгырт помидорларга 70-80 г тоз салына.
***
Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә туралган яшел тәмләткечләр петрушка, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, банканың яртысына кадәр помидор тутырырга. Аннан соң башлы суганны боҗралап турап салырга, аның өстенә янә помидорлар салырга өстенә кайнап торган суны агызырга да, маринад әзерләгәнче тотарга.
Маринад өчен 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле борыч, 5-6 кара борыч салып кайнатып чыгарам. Банкадагы суны түккәннән соң 3 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, маринадны салырга. Банкаларны яңадан сулы кәстрүлгә утыртып 15 минут стерильләштереп алырга да булла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia