Кышка әзерләнер чак
Бакчаларда табигать биргән сый-нигъмәтләр өлгерде. Һәркем үзе үстергән бакча нигъмәтләреннән кышка төрле салатлар, кайнатмалар әзерләү белән мәшгуль. Бүген сезгә без дә берничә рецепт тәкъдим итәбез.
КЫЯРДАН КОРЕЯЧА САЛАТ
Артык үсеп, саргаебрак та киткән кыярлардан кышка бик тәмле салат ясарга була. Аның өчен
2,5 кг кыяр (әйткәнемчә, зур-зур кыярлар да эшкә ярый. Орлыкларын кертмичә генә угач, ул 1,5 кг кала), 2 кишер (угач, 250 г чыгарга тиеш), 1 баш сарымсак кирәк булачак.
Маринад өчен 125 мл аш серкәсе (9%лысы), стаканның 1/4 өлеше шикәр комы, 125 мл сыек май, 1 аш кашыгы тоз, ярты кап «Морковь по корейски» тәмләткече кирәк.
Кыярны юып, угычтан уабыз. Моның өчен озын итеп уа торган угыч яхшы. Нинди генә корал куллансагыз да, кыярдан озын-озын нечкә тасмалар телергә кирәк. Үзәген (орлыклы өлешен) умыйбыз. Кишерне дә шулай ук озын итеп уабыз. Сарымсакны вак угычтан чыгарабыз.
Уган яшелчәләр белән маринадны табакка салып бергә болгатабыз. Табакны полиэтилен белән каплап, бер тәүлеккә суыткычка куябыз. Искә төшкән саен, алып болгатабыз. Икенче көнне салатны тагын бер болгатып, ярты литрлы стерильләштергән банкаларга тутырабыз да, салкын газ миченә тыгабыз һәм газны кабызабыз. Мич кызгач, температураны 150 градуска куеп, 15 минут тотабыз. Аннары мичтәге банкаларны сак кына алып стерильләштергән калай капкач белән томалыйбыз.
КӘБЕСТӘЛЕ САЛАТ
Берәр килограмм кәбестә, кишер, болгар борычы, помидор, суган, 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 300 грамм сыек май, кара борыч, лавр яфрагы салып, 30 минут кайнатырга. Сүндерергә 10 минут кала аш серкәсе салырга. Банкаларга тутырып капларга.
ТАШКАБАКТАН АДЖИКА
Әлеге аджиканы ясау өчен 0,5 кг ташкабак, 80 г болгар борычы, 80 г кишер, сарымсак, 250 г помидор, 1 ачы борыч, 2 аш кашыгы томат пастасы, 30 г көнбагыш мае, 20-30 г шикәр комы, кирәгенчә тоз, 15-20 г уксус кирәк булачак.
Кабачки, помидор, кишер, борычларны турарга һәм иттарткыч аша чыгарырга.
Яшелчәләрне яхшылап болгатырга һәм утка куярга. Кайнап чыкканнан соң, бутап торып 20 минут пешерергә. Соңыннан, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, томат пастасы салырга. Теләгән кеше ачы борыч та куша ала. Тагын 10 минут кайнатырга.
Ваклап туралган сарымсакны салгач, тагын 5 минут пешерәсе. Уксус салгач, кайнатып чыгарырга һәм утны сүндерергә.
Аджика бераз суынгач, банкаларга тутырып куярга.
ӨЙДӘ ЯСАЛГАН КЕТЧУП
Моның өчен 2 кг каты кызыл помидор, 0,5әр кг башлы суган һәм болгар борычы кирәк булачак. Барысын бергә иттарткыч аша үткәрегез һәм шуңа 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы коры горчица, берәр аш кашыгы тоз һәм төелгән кызыл борыч салыгыз. Яшелчә катнашмасын, ут өстенә куеп, 1 сәгать ярым кайнатыгыз.
Әзер кетчупны яртышар литрлы пыяла банкаларга салыгыз, капкач белән каплап суытыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia