Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы каникулның якты мизгелләре

Тәмле салатлар, хуш исле мандарин, бокаллар чыңы, бенгаль утлары, салют шартлаулары, телевизордан яраткан совет фильмнарын карау – болар барысы да Яңа елны бәйрәм итүнең алыштыргысыз матурлыгы. Без барыгызга да теләкләрегезнең чынга ашуын телибез һәм балаларга нинди сюрпризлар ясалуы, питрәчлеләрнең каникулларны ничек үткәрүләре турында сөйлибез.

Беренче гыйнварда алда барыбызны да озын бәйрәм яллары көтә кебек иде. Һәм һәрвакыттагыча, алар сизелми дә үтеп китте. Олылар өчен яңа ел бәйрәмнәре ул - туганнар һәм дуслар белән очрашу, эш-мәшәкатьләрдән ял итү, ә балалар өчен теләкләрнең сихри рәвештә чынга ашу вакыты. Кыш җитү белән алар, ел буе үзләрен яхшы тотулары турында Кыш бабайга тырышып хат язалар һәм аннан бүләкләр көтәләр. Ата-аналар балаларының күңелендә могҗизаларга ышануларын мөмкин кадәр озаграк сакларга тырыша һәм гаилә башлыгын әкият персонажына әверелдереп, төрле хәйләләргә бара. Шулай ук балалар әби-бабайлардан, апа-абыйлардан да бүләкләр кабул итәләр, тылсымлы таякның һәм ап-ак сакалның булмавы аларны бер дә борчымый.


Яңа ел җитәргә берничә сәгать кала, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Питрәчнең “Шатлык” приютында булды һәм анда тәрбияләнүчеләргә исемле микрофон һәм музыкаль аппаратура бүләк итте. Җырчы визитының зур булмаган тарихы бар. Ноябрь аенда Питрәчтә чыгыш ясар алдыннан ул балалар приютында булды һәм мөхтәрәм кунак өчен әзерләнгән концерттан таң калды. Салават Зәки улы тагын бер кат балалар янына килеп, аларга яңа музыка аппаратурасы бүләк итәргә вәгъдә бирде һәм үз сүзендә торды.


“Полиция Кыш бабае” акциясе дә районыбызның сабыйлары  йөзләрендә елмаю уятты. Питрәч полиция бүлеге хезмәткәрләре көче белән авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә акча җыелды. Полиция хезмәткәрләре ундүрт гаиләдә булдылар һәм кырык бер балага яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
- Бу акция вакытында без аларның яшәү шартларын һәм ата-аналарның халәтләрен дә тикшерәбез. Әмма иң мөһиме - Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, балаларны Яңа ел белән котлыйбыз, - дип уртаклашты безнең белән балигү булмагананр эшләре бүлеге өлкән инспекторы Людмила Мышева.
Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев шулай ук “Шатлык” приютында булды һәм балаларны бүләкләр белән шатландырды.


Яңа ел каникуллары вакытында районның төп чыршысы янында бай эчтәлекле күңел ачу программасы тынмады. Питрәчлеләр кышкы уеннарга чын күңелдән бирелделәр - күңелле конкурсларда катнаштылар, кар бабайлар ясадылар, әйлән-бәйлән  уйнадылар, чана шудылар.
Күп балалы, тәрбиягә һәм опекунлыкка бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны район мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган Раштуа чыршысына чакырдылар. Әкияти чарага “Усадьба Царево” торак комплексында яшәүче апалы-сеңелле Дилия һәм Ализә Исмәгыйлевлар да килгән иде.  
- Каникулларда без шәһәргә бардык, Казанның матур урамнары буйлап йөрдек, - ди аларның әнисе Илсинә.
Бу бәйрәмдә алар беренче тапкыр. Питрәчтән Пономаренко гаиләсе дә шулай ук.
- Без чыршыга бик теләп килдек, - ди Славаның һәм Виталийның әнисе Татьяна. – Безнең Яңа ел күңел ачулары искиткеч мюзиклга барудан башланды. Мин һөнәрем буенча инженер-технолог, әмма әлегә эшләмим, балалар белән өйдә утырам, шуңа күрә буш вакытымны аларга багышлыйм. Олы улым суны бик ярата, бассейнга йөрибез, рәхәтләнеп йөзәбез, вак моториканы да үстерәбез, пластилиннан әвәләп ясау белән шөгыльләнәбез, - диде Татьяна.


Бу көнне һәр кунак бүләк һәм яхшы кәеф алды, “Непоседы” театр студиясендә тәрбияләнүчеләр балалар өчен “Кошкин дом” музыкаль спектаклен куйды.


Питрәчтә генә түгел, районның барлык авыл җирлекләрендә дә бәйрәм чаралары узды. Һәр мәдәният йортында һәм авыл клубында күңел ачу программалары әзерләнгән иде. Кощак авылында Раштуа бәйрәме уңаеннан якшәмбе мәктәбе укучылары “Счастливая звезда” спектаклен әзерләделәр, рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрделәр.
Бәйрәм көннәреннән соң тормыш гадәти рәвешкә керә, әмма үз төзәтмәләре белән. Берәүләр сәламәтлекләрен кайгыртырга, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә карар итә. Башкалар имиджын һәм гардеробны алыштыра. Өченчеләр үз алларына зур планнар куялар һәм аларны үтәүгә керешәләр. Һәм бу дөрес! Чөнки Яңа ел - барысын да чиста биттән башлау өчен менә дигән мөмкинлек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса