КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
КИЧӘ КАЗАНДА IV Керәшен яшьләр форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум Татарстан Республикасы иҗтимагый керәшеннәр оешмасы һәм аның “Бәрәкәт” яшьләр бүлекчәсе үткәрә.
Форумда безнең районны Керәшен Сәрдәсенең талантлы һәм актив яшьләре Айдар Мәннапов, Маргарита Петрова, Анна Иванова һәм Алена Яковлева тәкъдим итә. Әлеге чарада Татарстаннан, Чувашиядән, Удмуртиядән, Башкортстаннан, Киров һәм Чиләбе өлкәсеннән йөздән артык делегат катнаша.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сайтында 2019–2022 елларга Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча республика онлайн-сораштыру бара. Тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк, үзеңнең шәхси кабинетыңа кереп, “Халыктан сораштыру” бүлегендә Питрәч районын сайларга һәм территорияләр исемлегеннән үзегез төзекләндерергә кирәк дип санаган территория сайлап алырга кирәк. Сораштыру 2018 елның 20 маена кадәр дәвам итә, ә 20 июньдә нәтиҗәләр ясала һәм 2019 елда төзекләндереләчәк территория сайланачак.
Татарстан Республикасы муниЦипаль берәмлекләр советында “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” Республика конкурсының оештыру комитеты утырышы үтте. Утырышта конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм барлык номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде, шул исәптән “Иң яхшы муниципаль берәмлек органы җитәкчесе – муниципаль берәмлек профсоюзының социаль партнеры” профсоюз номинациясендә. “Татарстан Республикасы авыл җирлекләре җитәкчеләре” категориясендә Шигали авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Любовь Тимофеева иң яхшы дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia