КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ПИТРӘЧ ИКЕНЧЕ МӘКТӘБЕ УКУЧЫСЫ Александр Балабанов сәнгатьле итеп укучылар конкурсында беренче урын алды.
“Глаголъ” рус этномәдәни компонентлары белән конкурс, конференция, укулар һәм фестивальләр лауреатлары һәм җиңүчеләрен бүләкләү Казанда Татарстан халыклар дуслыгы йортында үтте. Александр Балабанов ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов имзасы куелган диплом һәм җәен балалар сәламәтләндерү лагерьларының берсендә ял итү өчен сертификат белән бүләкләнде.
ТАТАРСТАНДА “Бердәм Россия Яшь гвардия” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының федераль белем бирү форумы үтте. Ул Россиянең барлык регионнарыннан меңнән артык катнашучыны үзенә җыйды. Форумда шулай ук “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Екатерина Галләмова да катнашты.
ПИТРӘЧКӘ ЭШЛЕКЛЕ ВИЗИТ БЕЛӘН Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина киләчәк. Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Дәминов һәм республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллинаның уртак кабул итүләре 8 майда үтәчәк. Барлык теләүчеләр 3-00-16 телефон номеры буенча кабул итүгә языла ала.
БҮГЕН Питрәчтә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Традицион ярминкә районның үзәк мәйданында үтәчәк, ул 7.30 башлана. Анда безнең һәм республиканың башка районнарыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнаша. Питрәчлеләр ярминкәдә ит, сөт, ит ризыклары, яшелчә һәм башка бик күп товарлар сатып ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia