Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы «Курше фест» фестиваленә 250дән артык гариза кабул ителгән

Бу хакта ТР шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов хәбәр итте

Казанның Авиатөзелеш районының «Крылья Советов» паркында Курше фест» фестиваленең кышкы сезонның беренче сынау чарасы узды. Бу сезонда фестивальдә муниципаль учреждениеләр дә катнаша. Финанс ярдәме ике тапкырга – 40 млн сумга кадәр арттырылган.

«Конкурс бюджеты ике тапкырга арттырылды. Җәен 20 миллион сум булса, хәзер 40 миллион сум. Бу сезонда муниципаль учреждениеләр дә катнаша ала. Чараларны өч календарь чорда үткәрергә кирәк булачак», - дип аңлатты Данилов.

Бүгенге көнгә конкурска Татарстанның төрле районнарыннан 250дән артык гариза кабул ителгән. Кышкы сезонда чана фестивальләре, ишегалды квестлары оештыру планлаштырыла.

«Бу сезонда конкурска үзмәшгуль кешеләргә караганда күбрәк юридик затлар гариза җибәрә. Шулай ук яңа шарт кертелде – вакыйгалар масштаблырак булсын өчен партнерлар җәлеп итәргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы.

«Курше фест» кышкы конкурсында катнашу өчен гаризаны быелның 28 ноябренә кадәр куршефест.РФ сайтында бирергә мөмкин. Фестивальнең кышкы сезоны 2026 елның 28 февралендә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса