Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кызыл китапка кергән үсемлекләрне җыйган өчен иректән мәхрүм итәчәкләр

Җинаять җаваплылыгына саксызлык аркасында түгел, ә уйланылып җинаять кылган өчен җәлеп итәчәкләр.

Россиядә Кызыл китапка кергән үсемлек һәм гөмбәләрне җыйган, саклаган, юк иткән өчен җәза катгыйландырылды. 

Әйтик, шундый үсемлекләрне яки аларның өлешләрен җыйган, сатып алган, ташыган, саткан һәм саклаган өчен гражданнарга 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 миллион сумга кадәр штраф яный. Әгәр җинаять вазифа зат тарафыннан кылынса, аны 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр, шулай ук 2 миллион сум күләмендә штрафка тартачаклар. Закон бозуны интернетта халыкка чыгарган өчен дә шундый ук җәза каралган.

Җинаять алдан сүз куешып һәм гаммәви мәгълүмат чараларын, интернетны кулланып бер төркем затлар тарафыннан кылынса, иң зур җәза (9 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 3 миллион сумга кадәр штраф) көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса