Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көзге ярминкә питрәчлеләрне азык-төлек сатып алырга чакыра!

Быел авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча беренче көзге ярминкә 27 сентябрьдә Питрәчтә узачак.

Ярминкә район хакимияте каршындагы мәйданда сәгать 7дән 13 сәгатькә кадәр узачак. Монда кош ите, дуңгыз ите, сыер ите, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит продукциясе, шулай ук ашлык, фураж, печән һәм бәрәңге сатып алырга мөмкин булачак. Барысы да арзан бәядән.
Өлкәннәр ункөнлегендә (1-10 октябрь) сатып алынган продукцияне өйгә түләүсез китерү оештырылачак.
Район территориясендә зур торак комплексларда яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр 29 сентябрьдә «Царево» торак комплексында һәм 6, 13 октябрьдә «Светлый» торак комплексында оештырылачак.
Питрәчтә ярминкәләр шулай ук 4, 11 һәм 25 октябрьдә, 8 һәм 22 ноябрьдә, 6 һәм 20 декабрьдә узачак.
6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса