Лаеклы хезмәт югары бәяләнә
Бүгенге көндә хатын-кыз ул - өй учагын саклаучы гына түгел, ә үз эшенә бирелгән профессионал да.
Алар зур мактауларга, юмарт бүләкләргә һәм казанышларга лаек. Башкача була да алмый, чөнки гүзәл затның хезмәте кыйммәтле, ул табигый наз, сизгерлек, йомшаклык белән сугарылган. Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен “Ак Барс” кошчылык комплексының бройлер цехы кош караучысы Әминә Мөҗиповага “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде.
- Мин 23 елымны яраткан һөнәремә багышладым, - дип башлады сүзен Әминә Нәсхәтовна, - 1997 елдан бирле эшлим. Сугым цехында эшли башладым, ә биш елдан соң мине кошлар корпусына күчерделәр.
Теләче районы Балыклы авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үстем. Әнием Рауза Шәвәлиевна төрле эштә эшли иде, ә әтием Нәсхәт Минәхмәт улы - үлчәүче.
Яшьтән үк укытучы булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга керергә булдым, әмма, кызганыч, әни авырып китте. Туган авылыма кайтырга туры килде. Мин авыл клубына эшкә урнаштым. Авылдашым Мулланурга кияүгә чыктым. Язмыш кушуы буенча, безгә яшәү урынын үзгәртергә туры килде, без Ленино-Кокушкинога күчтек. Кошчылык фабрикасында эшли башладым. Монда эшләү дәверендә бирегә күченүебезгә бер тапкыр да үкенмәдем.
Әлбәттә, хезмәт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен озак юл үтәргә туры килде.
Минем уңышымның нигезе - гаилә. Ирем белән бер корпуста эшлибез - мин кош караучы, ул - слесарь. Шушы еллар эчендә һәрвакыт бергә булуыбыз аркасында, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Якын кеше янда булганда күпкә җиңелрәк эшләнелә. Миңа бирелгән шундый мактаулы исемдә тормыш иптәшемнең дә зур өлеше бар дип саныйм.
Хәзер бездә эшләү өчен бик яхшы шартлар тудырылган, ял бүлмәсе, ашханә, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре бар. Корпусларда барысы да автоматлаштырылган, безгә яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә генә кала. Ә моның өчен бөтен тәҗрибәңне кулланырга, күңел биреп эшләргә, иң мөһиме - үз эшеңне яратырга кирәк. Без республика, район җитәкчелегенә һәм кошчылык комплексына яхшы эш шартлары тудырганнары һәм хезмәтебезне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтлебез.
Безнең бройлер корпусында 35 меңгә кадәр кош була. Без тәүлеклек кошларны алабыз. Беренче көннәрдә аларны кулдан ашатабыз, кечкенә балаларны караган кебек карыйбыз. Аларны кырык көн дәвамында кайгыртабыз. Кирәкле авырлыкны җыйгач, сугым цехына озатабыз.
Үз шөгыльләрем, эшем, гаиләм өчен дә вакыт табарга тырышам. Эштән соң өй хуҗалыгында, бакчада эшлим, анда мәшәкать һәрчак җитәрлек. Әле мин китап укырга яратам, әдәби әсәрләрне дә, матбугатны да укыйм.
Без ирем белән ике кыз үстердек: Алинә һәм Лилия. Алар башка һөнәр сайладылар, икесе дә Казанда бухгалтер булып эшлиләр, үз гаиләләре белән яшиләр. Кечкенә чакта безгә кош-корт карарга булыштылар. Хәзер дә, эш белән мәшгуль булуларына карамастан, әти-әниләренә булышырга вакыт табарга тырышалар, - дип уртаклашты безнең героиня.
Тыйнак, хезмәт сөючән гаиләне хезмәттәшләре дә хөрмәт итә.
- Мин монда күптән түгел генә эшлим, - диде 2 нче бройлер цехы бригадиры Айдар Галимҗанов. - Минем бригадада үз эшен яратучы һәм белүче кешеләр булуына шатмын. Аларга һәрвакыт таянырга була, беркайчан да сынатмыйлар. Мин Әминә Нәсхәтовнаны лаеклы исеме һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм, аңа нык сәламәтлек, яңа үрләр һәм уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа