Ләйсән Корбанова: «Табиб булу турында балачактан хыялландым»
Бүген ул табиб кына түгел, сәламәтлек саклауны оештыручы да.
Ләйсән Корбанова язмышы – балачак хыялының гомерлек эшенә әверелүенең ачык мисалы.
– Табиб булу турында балачактан, өч яшемнән, миңа уйнарга беренче тапкыр доктор наборы бүләк иткәннән бирле хыялландым, – дип искә ала ул. Табиб булып уйнау җитди мавыгуга әверелә, ә аннары һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга китерә. Мәктәптән соң медицина көллияте, аннан Казан дәүләт медицина университеты, терапия буенча интернатура, өстәмә белгечлекләр: гомуми практика табибы, кардиолог, сәламәтлек саклау оештыручысы.
Ләкин теория – юлның яртысы гына. Чын медицина авыру янында башлана.
Ләйсән Салават кызы студент елларында ук Казанның 7 нче хастаханәсендә палата шәфкать туташы булып эшли башлый. Аннары шул ук хастаханәнең кабул итү бүлегенә урнаша. “Земский доктор” программасы аны Балык Бистәсе районының үзәк хастаханәсенә алып килә, аннары ул Кукмарада эшләп ала, ниһаять, 2022 елда Питрәч районына килеп урнаша, анда ул башта участок терапевты, аннары район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары була.
– Иң авыры – бөтен тырышлыкларга карамастан, синең күз алдыңда пациент үлү, – ди ул.
Әмма нәкъ менә шундый мизгелләр характерны чыныктыра һәм һәр тормыш өчен көрәшергә тәвәккәллекне ныгыта.
Бүген Ләйсән Корбанова табиб кына түгел, сәламәтлек саклауны оештыручы да. Аның җитәкчелегендә Питрәч район үзәк хастаханәсендә эшнең яңа формалары кертелә һәм элеккеләре үсеш ала: диспансерлаштыруга зур игътибар бирелә, тар белгечләрнең күчмә мобиль бригадалары булдырыла, алар ФАПларда һәм аз хәрәкәтләнүче пациентларның өйләрендә профилактик тикшерүләр үткәрә.
– Безнең төп максатыбыз – үлүчеләр санын киметү, гомер озынлыгын һәм сыйфатын арттыру, – ди поликлиника мөдире.
Һәм нәтиҗәләр дә бар: районда үлүчеләр саны кими, гомер озынлыгы арта. Әмма тиз генә хәл итеп булмый торган мәсьәләләр дә бар: районда халык саны арта, шуңа күрә поликлиника челтәрен киңәйтүне, штат расписаниесен арттыруны, квалификацияле кадрлар җәлеп итүне таләп итә.
– 15-20 елдан соң медицина тагын да уңайлырак булсын һәм технологик яктан яхшырсын иде: онлайнконсультацияләр, бер визит эчендә тулы диагностика, чиратларны киметү, – дип уртаклашты Ләйсән Корбанова.
Киеренке эш артында – гап-гади тормыш: гаилә, ир, ике бала. Кызы инде әнисе юлыннан барырга уйлый.
– Кызым врач булырга хыяллана. Мин аңа бер яшендә үк уйнарга доктор наборы бүләк иттем – балачагымдагыга караганда күпкә яхшырак, ул инде фонендоскоп белән эш итә, кан басымын, пульсны, сатурацияне үлчи белә, – диде елмаеп Ләйсән Салаватовна.
Әмма, дөресен генә әйткәндә, гаиләгә вакыт һәрвакытта да җитми. Медицина – 8 дән 17 гә кадәр офиста эшләү генә түгел, бу яшәү рәвеше.
Ләйсән Корбанова – дәвалап кына калмый, ә системаны яхшы якка үзгәртә торган табибларның берсе. Аның тарихында – һөнәргә тугрылыгы да, үҗәтлеге дә, медицинаның киләчәгенә ышанычы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа