«Әлбәден» хәрби уеннары» фестиваленә 10 көн калды
Питрәчлеләр һәм район кунаклары өчен кызыклы программа әзерлиләр
Киләсе ял көннәрендә, 18 һәм 19 июньдә, Әлбәден авылында Брест крепостеның легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның кече ватанында «Әлбәден» хәрби уеннары» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак.
Чара кунаклары өчен Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләренең фрагментлары, Вермахт гаскәрләрнең Көнбатыш Буг елгасын кичүе һәм Брест крепостена үтеп керү реконструкциясе күрсәтеләчәк. Россия Федерациясе төбәкләреннән 300дән артык реконструктор 1944 елда Цитадельне азат итү һәм героик оборонаны күрсәтәчәк. Бу вакыйгада бик күп бронетехника һәм авиация җәлеп ителәчәк. Фестивальнең интерактив мәйданчыкларында кунаклар сугыш елларында төрле хәрби белгечлек вәкилләренең: элемтәчеләр, саперлар, минерлар, хәрби медиклар һ.б. эшен күрәчәкләр, - дип сөйләде фестивальне оештыручы Наилә Таҗиева.
Кечкенә кунакларны исә тематик уеннар һәм мастер-класслар көтә. Олырак балалар өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» курсы, "Ворошилов атучысы" конкурсы, штыклы сугыш, Калашников автоматын сүтеп-җыю, граната ыргыту, тарихи корал макетларыннан ату буенча программа оештырылачак.
Фестиваль кысаларында «Җиңү тавышы» республика фестивале һәм яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионат узачак. Концерт мәйданчыкларында патриотик музыканың иң яхшы башкаручылары, Россия һәм Халыкара конкурсларда җиңүчеләр, кайнар нокталарда концерт куюючылар - «Катюша», «Зәңгәр беретлар» һ.б. ансамбльләр чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа