Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлбәдендә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар спартакиадасы булып узды

8 мәктәп командасыннан 80нән артык укучы ярышты. Яшь хокук сакчылары өчен Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов туган авылда берничә спорт төре буенча сынаулар әзерләнгән иде.

Балалар йөз метрга йөгерделәр, пневматик винтовкадан аттылар, граната ыргыттылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, гимнастика, аркан тарту, каршылыклар полосасын узу буенча көч сынаштылар. Барлык укучылар да сынауны уңышлы үтәргә тырыштылар.

Район үзәгенең икенче мәктәбеннән Илья Антонов спартакиадага ныклап әзерләнгән, бигрәк тә автоматны сүтеп җыюга күп вакыт бирде.

- Без ике атна шөгыльләндек. Мин беренче килә һәм шәхси рекордлар куя идем. Бүген автоматны бик тиз арада сүтәргә тырыштым, әмма кайбер кыенлыклар булды, - ди ул. - Мондый ярышларда мин беренче тапкыр катнашам, шуңа күрә бераз дулкынландым, - дип аңлатты егет. Спартакиада нәтиҗәләре буенча аның командасы өченче урынны яулады. Икенче урында Шәле авылы укучылары. Кощак мәктәбе укучылары җиңүчеләр булдылар. Чарага район башкарма комитеты, эчке эшләр бүлеге, ТР ветераннар берлеге вәкилләре, БКД ветераннары чакырылган иде.

 

Татарстан Республикасы ветераннар берлегенең хәрби-патриотик һәм массакүләм эшләр секторы мөдире Кирилл Хамков яхшы хәбәр белән килде. Ул Питрәч форпостчыларының «Россия патриотлары үстерәбез. Яшибез һәм хәтерлибез» Бөтенроссия конкурсында җиңүләрен игълан итте. Конкурста мәктәпләр, яшьләр һәм ветераннар оешмалары, патриотик клублар катнашты - барлыгы 300 дән артык эш тәкъдим ителде.Ә беренче урынны питрәчлеләр яулады. Шул уңайдан, кунак безнең районда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе директоры Наилә Таҗиевага җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук Наилә Камилевнаны яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен оештыруга зур өлеш керткән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Хәрәкәт активисты Татьяна Грининаны да Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатын мәктәп формированиеләре командиры Саимә Шаһиәхмәтова алды. Ул «Форпост»та инде 5 ел. Безнең районның хокук саклау хәрәкәтендә барлыгы 350дән артык кеше исәпләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса