Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлбәдендә хәрби техника колоннасы тезелде

Ул хәрби уеннар мәйданчыгында тәкъдим ителде

«Әлбәден «Хәрби уеннары» фестивале үткәрелгән урынга керү юлында 1941-1945 елларда җәлеп ителгән хәрби техника колоннасы тезелде. Алар арасында тулы приводлы җиңел һәм йөк автомобильләре, бронеавтомобильләр, танклар һәм башкалар бар.  

Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән хәрби-тарихи клублардан барлыгы 20дән артык экспонат тәкъдим ителгән. Волгоград өлкәсеннән реконструкторлар 3 берәмлек техника алып килгәннәр, шуларның берсе - совет танкы Т-70. 

Бөтен техника күбесенчә яшел төстә булса, алар арасында кара-кызыл төстәге ГАЗ М-1 машинасы аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса