Ленино-Кокушкино аларның туган җиренә әверелгән
Безнең районда гомер буе бер урында эшләгән кешеләр аз түгел.
Диния Габит кызы һәм Илдар Равил улы Минҗановлар гаиләсе гомерләрен кошчылык эшенә багышлаганнар һәм Питрәчнең кошчылык фабрикасында эшләү стажлары икесенә бергә – җитмеш ел.
Алар икесе дә Арча районы Шелангер авылында туган. Бу авыл кечкенә булганлыктан, анда башлангыч мәктәп кенә булган, алар җиде километр ераклыкта урнашкан күрше Наласа авылына йөргән.
- Кышын без фатирларда яшәдек, ә башка вакытта көн саен өйгә кайта торган идек, - ди Диния Габитовна, - сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мин дус кызларым белән бөтен илгә танылган Келәчедәге аяк киеме фабрикасына эшкә урнаштым, анда милли аяк киеме, читек тектеләр. Кызганыч, хәзер бу фабрика юк. Миңа анда эшләү ошый иде, без төрле бизәкле матур аяк киемнәре тегә идек.
Илдар Равилевич булачак тормыш иптәше кебек юл уза, тик аяк киеме фабрикасында кием кисүче булып эшли.
- Без төрле хайваннар тиресеннән аяк киемнәре тектек, - дип искә ала ул шул елларны, - төп эштән тыш, өй мәшәкатьләре дә җитәрлек бит, авылда тормышны терлектән башка күз алдына да китереп булмый иде. Яшьләр идек, эшләргә дә, өйдә ярдәм итәргә дә өлгердек. Ул вакытта машина йөртүчегә укыдым һәм таныклык алдым. Армия сафларында хезмәт итәргә вакыт җитте, мин Совет гаскәрләре төркеменә ГДРга эләктем һәм ике ел хәрби техника йөрттем.
Армиядән соң, комсомол юлламасы буенча, хезмәттәшләрем белән бергә Красноярск төбәгенә, Шушенскоега бардык, анда да шофер булып эшләдем, йортлар төзүдә катнаштым. Ул елларда безнең район һәм Шушенское арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты, аларны бер үк нәрсә берләштерде – анда да, Ленино-Кокушкинода да революция башлыгы Владимир Ленин булды.
Туган ягына кайтканнан соң, яраткан эшен дәвам итә, машина йөртүче булып эшли. Ул елларда булачак тормыш иптәше Диния белән таныша, 1971 елда өйләнешәләр. Туйларында туганнан-туган абыйсы аларга Ленино-Кокушкинога күчәргә тәкъдим итә, ул вакытта анда кошчылык фабрикасы төзелгән була. “Эш тә бар, торак та бирәләр”, - дигән ул.
Яшь өйләнешүчеләр әти-әниләре белән киңәшләшәләр һәм яшәү урынын алыштырырга карар итәләр. Беренче елны туганнарында яшиләр, ә икенче елда аларга фатир бирәләр.
Илдар Равилевич Казаннан һәм башка шәһәрләрдән кошлар өчен азык ташыган, кайвакыт көненә 2-3 рейс ясаган.
- Без көн саен кошлар өчен алты-җиде машина азык ташый идек. Ул чакта кошлар күп , аларны көненә берничә тапкыр ашатырга кирәк иде. Ел әйләнәсе шулай эшләдек. Фабриканың үзендә дә эш җитәрлек иде.
Ә хатын башта кош караучы булып эшләде, берничә мең тавык карады, аннары пенсиягә кадәр йомырка складында эшләде.
Алар икесе дә яраткан эшләрендә 35әр ел хезмәт куялар, хәзер лаеклы ялда. Алар өчен Ленино-Кокушкино а туган җирләренә әверелә.
Диния һәм Илдар Минҗановлар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Илфат эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, ә кече уллары Ленар әти-әнисе юлыннан киткән, кошчылык комплексында слесарь булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа