Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылында Үшнә елгасы үзәнен чистарту башланды

Эшләр 25 майда старт алды.

Гражданнар җыеннарында халык ел саен хакимият вәкилләреннән Үшнә елгасын тәртипкә китерүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Алар кайчандыр матур һәм һәркемнең яраткан урыны булган сулыкның күз алдында акрынлап сазлыкка әверелә баруы турында борчылып сөйләделәр.

Проблеманы хәл итү шактый финанс чыгымнары таләп итте, җирле бюджет акчалары гына җитмәде. Әмма быел бу эш урыныннан кузгалды. Дәүләт әйләнәтирә мохитне саклау программасы кысаларында акча бүлеп бирде, шуның нәтиҗәсендә күптән көтелгән эшләр старт алды. Алар Владимир Ленин музей-тыюлыгы территориясендә бара. Билгеле бер участокта елга төбен чүпчардан, үсемлек калдыкларыннан һәм башка җыелган зарарлы катламнардан чистартачаклар.

Объектта ике техника эшли. Земснаряд дип аталучы махсус машина су буйлап хәрәкәт итә һәм су төбендәге массаларны чыгара. Шул рәвешле грунтка кадәр судагы туфрак чистартыла. Параллель рәвештә экскаватор ярдагы суүсемнәрне, агачларны да чистарта һәм җирне рекультивацияли.

Елгадагы су агымы белән бөтен пычрак нәкъ менә шушы территориягә агып төшә. Без якынча 300 метр озынлыктагы һәм 150 метр киңлектәге мәйданны колачлыйбыз. 30 мең кубометр ләм чыгарырга кирәк булачак, - дип ачыклык кертте земснаряд командиры Сергей Жигарев.

Сентябрь-октябрь айларында дамбаны реконструкцияләүгә керешәчәкләр, шлюзлар ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса