Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино мәчетен Корбан-бәйрәмгә кадәр тулысынча яңартырга планлаштыралар

Бинаны ремонтлау һәм реконструкцияләү "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Зиннәтов һәм "Ак Барс" Холдинг компаниясе" АҖнең генераль директоры Иван Егоров ярдәмендә мөмкин булды.

Ленино-Кокушкино авылы "Шәһри Рамазан" мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Закиров, ярдәм сорап, Питрәчнең иң эре хуҗалыкларының берсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте һәм, нәтиҗәдә, бу ярдәм күрсәтелде. Хәзер мәчет бинасы күпмедер вакыт эчендә тулысынча үзгәрергә тиеш. Монда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым керү урыннары, җылы идән барлыкка киләчәк, корылмаларны тагын да уңайлырак итеп эшләячәкләр. Чөнки башта ул мәчет булачак дип планлаштырылмаган булган.

Галимҗан хәзрәт Закиров тагын шуны билгеләп үтте: мәчет яңарту кебек мөһим эштә һәрвакыт ярдәм кирәк, һәм ул, якташлар, хәйриячеләр мондый изге эштән читтә калмаслар, көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтерләр, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса