Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинодагы "Үшнә" елгасын чистартуга акча бүлеп бирелде

Эшләргә 7 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Ленино Кокушкинода узган гражданнар җыенында халык Үшнә елгасының торышы турында борчылып, аны чистарту кайчан планлаштырылуын сорады. Ул вакытта район башлыгы Илһам Кашапов сметалар һәм проектлар бар, дип җавап биргән иде. Барлык документлар да тиешле органнарга җибәрелде.

Ремонт ике өлешкә бүленәчәк: елга үзәнен чистарту, платинаны ремонтлау", - дип аңлатты Илһам Миңнеханович.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфир вакытында ул Үшнә елгасының гидротехник корылмаларына (ГТС) капиталь ремонт ясауга «РФ су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы буенча акча бүлеп бирелүен сөйләде. Суммасы - 7 659 730 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса