Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинодан ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Петр Надейкинга 70 яшь тула

Петр Васильевич Надейкин ярты гасырга якын авыл хуҗалыгында терлекчелек һәм кошчылык тармакларында хезмәт куйган, тормышын кешеләр белән эшләүгә багышлаган, аларның көнкүреш проблемаларын хәл итәргә булышкан.

Петр Васильевич тумышы белән Мордовиянең Зубово-Поляно районы Яңа Бадик авылыннан. 1971 елдан башлап аның тормышы Татарстан, 1974 елдан Питрәч районы белән, төгәлрәге Ленино-Кокушкино авылы белән бәйле. Аның хезмәт биографиясеннән чыгып, районның, нигездә ул эшләгән предприятиенең ничек үсеш алуын, аларның нинди авыр вакытлар кичерүен өйрәнергә була.
Петр Васильевичның рәсми хезмәт биографиясе армиядә хезмәт иткәннән соң Омскида авиазаводта башлана, аның тормыш иптәшен шунда эшкә билгеләгәннәр. Башта токарь ярдәмчесе булып урнаша, параллель рәвештә укый һәм соңрак мөстәкыйль эшли башлый. Әмма тиздән шәхси хәлләр буенча Казанга күчәргә туры килә.

Татарстанга килгәч, белгечлек буенча эш эзли башладым, ә мин үз вакытында зоотехник дипломын алган идем, - дип сөйләде Петр Васильевич. - Бер очраклы сөйләшүдә Питрәчтә андыйлар кирәк, дип ишеттем. Кичектереп тормыйча, документларны туплап, турыдан-туры район авыл хуҗалыгы идарәсенә юл алдым. Кадрлар бүлегендә минем кәгазьләремне карадылар да, Богородскийга токарь итеп алачакбыз, диделәр. Ул чакта директор ялда иде, моны аннан башка хәл итә алмадылар. Ә бер айдан соң ул мине үз янына чакырды һәм Көеккә ферма мөдире итеп билгеләде, анда биш ел эшләдем. Бу 1974 ел иде. Ә 1979 елда мине райкомга чакырдылар һәм балык хуҗалыгында эшләргә тәкъдим иттеләр. Ул вакытта анда балык үрчетәләр һәм үстерәләр иде (маймычлар алалар). Тулы цикл җайга салынды. Шуннан соң кошчылык фабрикасына күчтем. Берникадәр вакыт Ленино-Кокушкинода авыл советы рәисе дә булып тордым. Бу чор В.И.Ленинның безнең авылга студентлар җыенына җибәрелүенең 100 еллыгы уңаеннан торак пункттагы зур үзгәртеп корулар чоры белән туры килде. Ул чакта эшнең иге-чиге юк иде: торак пункттагы вакыйгалар динамик һәм тиз үсте, барысы да күзгә күренеп үзгәрде. Юла кебек бөтерелергә туры килде. Бер яктан, төзелеш сроклары өзелмәвен, икенче яктан, шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыруны таләп иттеләр. Башка күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде. Әмма бернигә дә карамастан, барысын да башкарып чыктык.

1986 елда Петр Васильевич яңадан кошчылык фабрикасына (иске фабрикага) төзелеш бүлегенә төзелеш мастеры булып эшкә кайта. Ул вакытта фабрикада кошчылык юнәлешеннән йомырка җитештерүгә профильләштерү бара. Бераз соңрак тагын кардиналь үзгәрешләр була. Кошчылык фабрикасын һәм совхозны берләштерәләр.

Бу авыр вакыт булды, - дип искә ала Петр Васильевич. - Азык юк, сөт таләп итәләр. Ә 1998 елда фабрика банкротлыкка чыкты, җитәкчелеккә Ришат Сәхап улы Хисмәтуллин килде. Хуҗалыкларны тагын аердылар. Мин кошчылык фабрикасында калдым. Мине трактор паркының мастерской мөдире итеп билгеләделәр. Һәм акрынлап предприятиене торгызу башланды. Кошлар юк иде. Тәртип урнаштырдык һәм әкренләп корпусларны кошлар белән тутыра башладык. Берникадәр вакыттан соң мин шикәр цехы башлыгы булдым. 2004 елда, фабриканы Нәфыйк Әхмәдиевич Мадьяров җитәкләгәндә, мине кошчылык бригадирлары итеп билгеләделәр. Иске һәм яңа фабрикаларны берләштергәч, бригадир итеп фабрикага күчерделәр. Бу инде 2007 ел иде. Бер елдан соң, 2008 елда фабрикага Илһам Кашапов килде. Пенсиягә чыкканчы кошчылык бригадиры булып эшләдем.

Петр Васильевич лаеклы ялга чыккач та предприятиедә кала - яшелләндерү буенча җитәкче вазифаларын башкара. Әле 2017 елда гына эштән киткән.

Тугыз ай гына ял итеп калдым, - дип сөйли ул. - Илһам Миннеханович эшкә чакырып шалтыратты. Мин уйлап та тормыйча шунда ук риза булдым. Менә берничә ел инде биредә администрациядә хуҗалык частенда хезмәт куям.

Үзем Петр Васильевичны тыңлыйм һәм аның тормышындагы төп сүзнең һәм язмышындагы иң мөһим нәрсәнең – хезмәт булуына инана гына барам. Ә тормышның төп байлыгы - аның гаиләсе. Төп таянычы – тормыш иптәше Наталья, алар бергә өч кыз тәрбияләп үстергәннәр -Татьяна, Ольга, Екатерина. Надейкиннарның алты оныклары бар, алар әбибабаларының төп куанычлары.

Мин кызларымнан бик канәгать, - ди Петр Васильевич. – Алар матур, акыллы, белемле, зирәк, яхшы әниләр һәм хатыннар. Барысы да тормышта үз урыннарын тапты, ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юктыр, мөгаен. Кызларым ир-атлар эшен белеп үсте. Алар кадак та кага белә, кирәк икән утын да яралар. Балаларыбыз тормышыбызның төп мәгънәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса