Ленино-Кокушкино авылы янындагы гидротехник корылма тикшерелде
Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә
Фото: eco.tatarstan.ru
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин к боерыгы буенча ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика районнарындагы гидротехник корылмаларның торышын тикшерә.
Министрлыктан һәм Питрәч районы башкарма комитетыннан комиссия Ленино-Кокушкино авылы янындагы гидротехник корылманы тикшерде. Нәтиҗәдә 1980 елда төзелгән объектка капиталь ремонт ясарга кирәклеге ачыклады. Сулык 336 мең кубометр тәшкил итә.
Гидротехник корылмаларны яңарту эшләрен федераль программага кертү мөмкинлеге карала. Бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында проектны гамәлгә ашыруга өстәмә акчалар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа