Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылыннан Нурзилә Ибәтуллина 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Әлеге язманы әнисенең гомер бәйрәме уңаеннан газетабызның даими язылучысы Ләйлә Гайфуллина юллады.

Хатирәләр сабый чакка кайтара. Дәресләр әзерләнгән, өй эшләре дә башкарылган, тәрәзәдә эңгер-меңгер, бераз моңсу, күңел әнине көтә. Менә, ниһаять, дөньялар яктырып киткәндәй булды, әни эштән кайтты. Кәефләр күтәрелде, күңелдә аңлата алмаслык рәхәт хис уянды. Әни, кай арада өстен алыштырырга өлгергәндер, инде аш-су бүлмәсендә кайнаша, борынны тәмле исләр кытыклый. Әни ашарга пешерә, ә мин янында йөрим, нидер сөйлим, сорыйм. Күпме гомер узган ул дәвердән, үземнең дә балаларым үсеп буй җитте, ләкин әни янындагы бәхетле мизгелләр онытылмый, күңелнең төбендә мәңгегә саклана.

Минем әнием Нурзилә 1960 елның 27 октябрендә, Теләче районы Тәмте авылында яшәүче Миңнегәрәй белән Рәмзинә Салтановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә өч бала үсәләр, абыйсы Миннур, сеңлесе Зөлфия. Әни кечкенәдән эштән курыкмый, ата-анасына, бертуганнарына, әби-бабайларына карата игелекле була белә. Балачакта күп вакытын ялгызы гына яшәүче Әсмабикә әбисендә уздыра, аның иң яраткан оныгы була, күп нәрсәгә өйрәнеп кала ул әбисеннән, аны бүген дә сагынып искә ала.

Мәктәпнең югары сыйныфында укыганда, әле генә армия хезмәтеннән кайткан күрше Мәтәскә авылы егете, минем әтием Харис белән таныша, яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Әни белән әти дүрт ел матур гына очрашып йөриләр, әтинең күңелендә өйләнү уе туа, кат-кат әнигә тәкъдим ясап караса да, «әлегә юк» дигән җавап ишетә. Шуннан әтинең түземлеге бетеп, көзнең бер караңгы кичендә әнине дустының машинасына утыртып туган йортына «урлап» алып кайтып та китә. Урлангач, кире кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел, икенче көнне, ата-ана ризалыгы белән никах укыталар, ноябрь аенда туй итәләр. Шулай итеп Ибәтуллиннар гаиләсе туа.

Яшь гаилә, туган нигездә калмыйча, башка чыга, 1981 елда тормыш җилләре аларны Питрәч районына китерә. Алты ел буе рус авылы Олы Бутыркада яшәдек. Утын белән ягыла торган иске таш йорт, суны урамнан ташыйсы, абзар тулы хайван, бакча, өйдә ике кечкенә бала. Барлык күрше-күлән урыслар, юньләп рус телен белмәгән килеш шул авыл кешеләре белән аралашып, кибеттә сату итә әни, әле бүген дә аңа анда, үз итеп, Аня, Аннушка дип дәшәләр. Әни декреттан эшкә чыккач, мин күпмедер вакыт авылда, әби-бабай карамагында үскәнмен (әни ягы). Әнигә авыр булган, ял көннәрендә минем янга кайтып саубуллашкан чакта, үзе сизмичә, бер туктамый артка борылып карый торган булган, баласы белән аерыласы килмәгән инде.

1985 елның март ае әнигә зур шатлык белән беррәттән олы югалту китерә. 9 март көнне ул кабат әни була, улы Данис туа, 12 мартта иң газиз, якын кешесе, үзенә гомер бүләк иткән әнисе Рәмзинә якты дөнья белән хушлаша. Әнигә ул чакта 25 яшь кенә, аның кичерешләрен күз алдына да китерүе авыр. Әлбәттә, әбине соңгы юлга озата алмый, бала табу йортында кала. Әлеге вакытсыз югалту күңелендә мәңгелек яра калдыра, гомер буе әнисен сагынып яши, эх, бер утырып сөйләшәсе, серләшәсе, киңәшләшәсе иде дип.

Тормыш әкренләп үз җае белән бара, 1987 елның җәендә безнең гаиләгә яңа фатир ачкычы тапшыралар. Ленино-Кокушкино авылында яңа тормыш башлана, яңа танышулар, дуслар, күршеләр, хезмәттәшләр. Һай, гомернең агышлары, Теләче ягы яшьләренең Питрәч якларында төпләнеп яши башлауларына да 45 нче ел киткән!

Әнием Нурзилә кырык елдан артык сатучы булып эшләде, үз эшенең остасы. Сатучы бит ул киштә артында гына басып тормый. Искиткеч җаваплылык таләп итә әлеге hөнәр. Сатып алучыга ярарга кирәк, монда инде берникадәр психолог та буласың. Күпме кеше үзенең моң зарын, эчендәге борчуын, шатлыгын бүлешә әйбер сатып алган арада. Әни бик җайлы, ипле, йомшак кеше, йөзендә мөлаем елмаю. Беркемгә дә каты бәрелгәне, дорфа сөйләшкәне юк, чөнки табигате белән андый түгел. Әнинең әҗәт дәфтәре гел тулы була иде. Кайчак ул акчаларны аягы белән йөреп алырга туры килсә дә, кешеләрне жәлли иде, сораганга беркайчан каршы килмәде. Мин инде ник бирәсең аларга әҗәткә дип сүккәли дә идем. Жәллим кешене, өйдә балалары, күзгә карап, көтеп тора бит, дия торган иде.

Әнинең тормыш юлын искә алам да исем китә, күпме түземлек, сабырлык, яшәү көче, зирәклек, акыл, үҗәтлек туплаган үзендә. Нинди генә чаклары булмаган, бар да җайлы гына бармаган шул, ләкин беркайчан да әнинең елап, зарланып, ачуланып утырганын хәтерләмим. Йөзендә гел йомшак елмаю, тәмле сүзе, җылы карашы, тавыш күтәреп сөйләшә дә белми кебек. Безне ачулану да: «Әтиегезгә әйтәм», - диюдән узмый иде.

Рәхмәт, әни, гомер бүләк иткәнең өчен, назлавың, яратуың, мәхәббәтең, булышуың, кылган тәрбияң , киңәшләрең, аңлавың, сабырлыгың өчен! Дөньяда иң шәп әни, әби бит син! Яшә әле, әни, әти белән бик күп еллар безне сөендереп, тынычлыкта, тигезлектә, саулыкта, муллыкта, шатлыкта. Нинди бәхет бит ул "Әни" дип дәшер кешең булганда! Әни, сине олы бәйрәмең, юбилей көнең белән котлыйбыз! Сиңа карата булган хисләрне сүз белән әйтеп бетерерлек түгел, ни генә эшләсәк тә, әйтсәк тә барысы да аз кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса