Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылыннан хезмәт ветеранына 80 яшь тулды

Гүзәл Гыйләҗи кызы шактый олы яшьтә булуына карамастан, укуын һәм белемнәрен яшь буынга тапшыруын дәвам итә.

Балалар бакчасына йөргәндә тәрбияче булырга, мәктәптә укый башлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана. Соңрак немец телен ярата башлый, аны укыту теләге уяна анда.

– Әтигә: “Мин чит телдән имтихан тапшырачакмын”, дидем. Ул: “Кызым, немецларның телен өйрәнергә кирәкми”, дип җавап бирде, – диде Гүзәл Гыйләҗиевна әтисенең сүзләрен искә алып. – Казан педагогия институтына укырга кергәч, бер студент кыз миңа физмат тәкъдим итте. Мин аны тыңладым. Студент чагында иҗтимагый башлангычларда институт каршындагы урта мәктәп мөдире булдым. Укып бетергәч, мине Кукмара районының Лубян урта мәктәбенә җибәрделәр, анда мин 12 ел эшләдем. Мәктәп зур, 1024 укучы бар иде, – дип сөйли ул.

Бервакыт Гүзәл Ганиева апасы янына безнең районга, Надеждино авылына кунакка кайта. Ул туганына күрше Ленино-Кокушкиноны күрсәтә. Аның гаиләсе дә, үзе дә бу авылны шулкадәр яраталар, анда яшәргә телиләр. Танышлары аша ир белән хатын район җитәкчелегенә чыга. Хатынны мәктәпкә укытучы итеп, ә ирен слесарь итеп кабул итәләр. Алар 1977 елда бу авылга күченеп кайталар.

Гүзәл Ганиева Ленино-Кокушкино мәктәбендә 30 ел эшли. Компьютер классы ачылгач, математика укытучысын информатика укытучысы итеп билгеләгәннәр. Ул бөтен районда башка укытучылар арасында бу фән буенча җитәкче була. Бик авыр булуын әйтә. Хезмәттәшләреңне һәм балаларны өйрәтер алдыннан, үзеңнән башларга, компьютерны үзләштерергә кирәк була. Бу эштә КАИда укыган туганы ярдәм итә. Аның белән кичтән иртәнгә кадәр кабинетта утырып, яңа җайланманы өйрәнгәннәр. Педагоглар өчен шулай ук Казанда укулар үткәрелгән. Бүген компьютерлар заманы, ә ул вакытта әле беркем дә берничә дистә елдан соң бу тартма бик кирәкле мәгълүмат һәм мөмкинлекләр җайланмасы булып китәр дип уйламаган.

– Балалар бик кызыксынды. Компьютер кабинетына бер класс керә, ә башкалар ишек ярыгыннан карап торалар, тизрәк керергә телиләр иде. Әлбәттә, аларны кертмәдек. График буенча эшләдек, – диде ветеран.

80 яшендә укытучы әле дә балалар белән репетитор буларак шөгыльләнә, мәг ариф системасындагы үзгәрешләрне һәм яңалыкларны даими күзәтеп бара. Ул югары сыйныф укучыларын төп дәүләт имтиханына һәм математика буенча БДИга әзерли. Быел аңа 13 кеше язылган инде. “Теләүчеләр күбрәк, әмма кире кагарга туры килә, чөнки якыннарга вакыт калмый”, ди ул. Аның өч баласы, җиде оныгы, бер яшьлек оныкчыгы бар. Барысы да еш килә. Әле тагын дача участогында да эш көтә.

Ветеран ялгызы гына яши, ире 20 ел элек авырудан үлгән. Якыннары аны үзен ялгыз тоярга ирек бирми. Юбилейны кызында билгеләп үткәннәр, анда күп санлы туганнары җыелган, 42 кеше булганнар. Туган көне 25 августта, ә котлауларны бүгенге көнгә кадәр кабул итә. Аңа элеккеге укучылары чәчәкләр һәм күчтәнәчләр белән киләләр. Бергә мәктәп елларын искә төшерәләр.

– Төрле чаклар булды, әмма болар барысы да безнең уртак истәлекләребез булсын һәм күңелләребезне җылытсын. Мин әле дә балалар белән эшләргә бик яратам. Мин аларны түземсезлек белән көтәм, биремнәр әзерлим, һәр кич мисаллар, биремнәр чишәм. Ансыз үземне күз алдына да китерә алмыйм, – дип сүзен йомгаклады ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса