«Ленино-Кокушкино» музей-тыюлыгына янган флигельне торгызу өчен бура китерделәр
Эшләр киләсе атнада башланачак
18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә, «Ленино-Кокушкино» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына ике ел элек булган янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан флигельне торгызу өчен бура китерделәр.
- Флигельдәге янгын 2022 елның 27 мартында булды, ә 2024 елның апрелендә зыян күргән корылманы сүттеләр. Хәзер, Владимир Ильич Ленинның тууының 155 еллыгы алдыннан, бураны җыю процессы башланачак, – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Диләрә Хәбибрахманова.
Эшкә дүшәмбе көнне керешәчәкләр, ә сишәмбе көнне, 22 апрельдә 10 сәгатьтә музей-тыюлык территориясендә революция юлбашчысының юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узачак. Бирегә барлык теләүчеләр чакырыла.
Диләрә Хәбибрахманова Ленин һәйкәле төшерелгән 1954 елгы архив фотосы белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, соңрак бу бюст билгесезләр тарафыннан урланган, ә 1956 елда аның урынына яңасын урнаштырганнар – хәзер мәйданда торганны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа